Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полис юклык закон бозу

Соңгы вакытта машина йөртүчеләр мәҗбүри иминиятләштерү полисы алуда кыенлыклар турында еш зарланалар.

Аларны полисны бирүчеләр ясалма рәвештә тудырмыйлар микән дигән шик белән полис рәсмиләштерүнең законлыгын тәэмин итү юнәлешендә прокурор тикшерүләре үткәрелә башлады.
Иминиятләштерү полисы юклыкка сылтау итеп кайбер компанияләр транспорт хуҗаларына үзләрен бәхетсезлек һәм авыру очракларын иминиятләштерүне дә көчләп тагалар. Бу законны тупас бозу. «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы закон буенча бер хезмәткә икенче хезмәтне көчләп тагу тыела.
ОСАГО турында законның төп принципларының берсе булып каза күрүченең тормышына, сәламәтлегенә яки милкенә килгән зыянны законда күрсәтелгән чикләрдә кайтару гарантиясен тәэмин итү тора. Ә болар иминиятләштерүгә лицензия булганда гына мөмкин.
Димәк, ОСАГО полислары булмау лицензия таләпләрен бозу дип санала. Ул һичшиксез булырга тиеш. Теге яки бу компаниядә ОСАГО полислары юк дип кире боралар, яки икенче иминиятләштерү полисы тәкъдим итәләр икән, бу хакта прокуратурага хәбәр итүегезне сорыйбыз. Законга каршы эшләүчеләргә тиешле чара күреләчәк.
Фото: http://ideika-biznesy.ru/strahovaya-kompaniya-garantiya-pribyili/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250