Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәре һәм аның дусты, инвалидны машинага бәйләп, йөгерергә мәҗбүр иткән

Җинаятьтә шикләнелүчеләр күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аларның икесен дә сак астына алганнар.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Буада юл-патруль хезмәте инспекторы һәм аның дусты инвалидны машинага бәйләп, йөгерергә мәҗбүр иткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

28 апрель иртәсендә күңел ачу биналарының берсендә исерек хәлдәге полицейский һәм аның эшкуар дусты 29 яшьлек ир-атка бәйләнгән. Аны кыйнап, машинага утыртканнар һәм шәһәр читенә алып киткәннәр. Анда кыйнауларын дәвам итеп һәм үтерү белән янап, ир-аттан 15 мең сум акча таләп итәргә керешкәннәр.

Аннары инвалидка буксировкалау тросын кидертеп, машина артыннан йөгерергә мәҗбүр иткәннәр. Ир-ат таләп иткән акчаны биргәч, кабат шәһәргә алып кайтканнар.

Җинаятьтә шикләнелүчеләр күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аларның икесен дә сак астына алганнар.

Әлеге факт нигезендә 27 яшьлек юл-патруль инспекторы Радик Шакиров һәм аның 38 яшьлек дустына карата «Кеше урлау» һәм «Куркытып акча алу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә Радик Шакировны эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусы һәм абруена тап төшерә торган гамәле өчен эшеннән җибәргәннәр, ә аның җитәкчелеген катгый дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Хәзерге вакытта элеккеге полицейскийга карата җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал