Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура Балтач районында Шушмага агып төшә торган пычрак суларны чистарттыруга ирешкән

Компания пычрак суларны норматив нигезендә чистартуны тәэмин итү өчен 250 мең сум акча бүлеп биргән.

(Казан, апрель, «Татар-информ»). Прокуратура «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыятен Шушма елгасына агып төшә торган пычрак суларны чистарттыруга ирешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан районара табигатьне саклау прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

«Республиканың Балтач районында су белән тәэмин итү белән шөгыльләнә торган «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең җитештерү эшчәнлеге барышында Шушма елгасына пычратучы матдәләр концентрациясе тиешле нормативтан артыграк булган су агызуы ачыкланды. Предприятиенең закон тарафыннан каралган экологик документлары юк», - дип искәрттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Предприятиенең җаваплы вазифаи заты моның өчен «Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу» һәм «Судан файдалану кагыйдәләрен бозу» маддәләре буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Прокуратура шулай ук табигатьне саклау законы үтәлешен тәэмин итү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд прокуратураның таләбен тулысынча канәгатьләндергән, шуннан соң оешма пычрак суларны норматив нигезендә чистартуны тәэмин итү өчен 250 мең сум акча бүлеп биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык