Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокурор ничә ел таләп итә?

Чита гарнизоны хәрби суды Байкал аръягы краенда хәрби частьта каравыл алышынганда хезмәттәшләрен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновка өч айга арестны озайтты.

Бу хакта аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 октябрендә Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягы Горный бистәсендәге хәрби частьта каравылны алыштыру вакытында хезмәттәшләренә каршы ут ача. Сигез хәрби һәлак булган, тагын икесе яраланган. Бу хәлнең иң ихтимал сәбәбе дип "дедовщина"ны саныйлар. Фаҗигагә уставтан тыш мөнәсәбәтләр китерүе турындагы фаразны Оборона министрлыгы комиссиясе дә раслаган.

Моннан тыш, шул ук частьта хезмәт иткән солдат командирның мыскыл итүләре турында сөйли. Прокурор Шәмсетдиновка ике ел колония-поселение һәм 30 мең сум штраф салуны таләп иткәндип яза Кызыл таң.

Фото: TASS

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат Рамил Шәмсетдинов