Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокурор тикшерүләре оештырылачак. Нәрсәгә?

2021 елның 1 гыйнварыннан  Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен айлык түләүнең минималь күләме үзгәрде.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Әлеге килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12 792 сум күләмендә).

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәәмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган әш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Бу маддә буенча эш бирүчеләргә акчалата штраф салу яисә җинаять җаваплылыгына кадәр җәзага тарту каралган. Ә юридик затлар  утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга  мөмкин. Шулай ук Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 145.1 маддәсендә хезмәт хакын минималь күләмнән аз түләгән очракта җинаять җаваплылыгы да каралган.

Район җирлегендә шәхси секторда эшләүче оешма-предприятияләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә эшчеләргә Татарстан Республикасы территориясендә кабул ителгән 15400 сумнан әз  күләмдә минималь хезмәт хакы түләү фактлары еш ачыкланып тора. Мәсәлән, бүгенге көндә прокуратурага матди ярдәм күрсәтү бүлеге җибәргән мәгълүмат буенча  сонгы кварталда балаларга пособия билгеләү өчен минималь хезмәт хакыннан аз зарплата алу турында белешмә алып килүнең 5 очрагы теркәлгән. Хәзер инде бу очраклар буенча прокурор тикшерүләре оештырылачак.

Хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәү (хезмәт бурычларын үтәү) шартларында хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк исәпләп бирелгән очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм безгә, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гөлнара Галиуллина,

прокурор ярдәмчесе

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев