Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Путин пенсия яшен арттырган - эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә

Мин 33 яшьтә. Башланмаган 30 еллык хезмәт юлы көтеп тора. Ходай иминлек һәмгомер бирсен дә, эшләргә эше булсын, дип теләргә генә кала, чөнки Русия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турындагы канунны имзалаган.

Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65тән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артып барачак. Канун 2017нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керә. Путинның, Россиядә пенсия яшен иртәме-соңмы арттырырга кирәк булачак, дигән тәкъдиме бар иде инде. Ул моны «русиялеләрнең гомер озынлыгы» белән аңлатты. Русия финанс министры Антон Силуанов та «Бу идеяне тизрәк тормышка ашырсак, икътисад өчен дә, бюджет өчен дә яхшы булачак», - дип белдерә. Хәзерге вакытта ир-атлар - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә китә. Ир атларның уртача гомере Россиядә 64 ел дип исәпләнә. Пенсия яшен тагын да озайтсалар, кеше лаеклы ялның ни икәнен дә белми калмагае…
Фото: russinfo.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250