Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Путин россиялеләр турында мәгълүматлар регистрын булдыру турында законга кул куйды

РФ Президенты Владимир Путин ил халкы турында мәгълүматны үз эченә алган бердәм федераль регистр булдыру турындагы законга кул куйды.

Теркәү операторы - Федераль салым хезмәте. Мәгълүмат базасы Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш.

Реестрны булдыру инициаторы - Россия Хөкүмәте, закон проектын Дәүләт Думасына 2019 елның җәендә керттеләр һәм сентябрьдә беренче укылышта кабул иттеләр. Ул киң җәмәгатьчелек фикер алышуы уятты. Бердәм регистрны булдыру Россия гражданнарының шәхси мәгълүматларын юкка чыгаруга китерергә мөмкин, дигән фикер әйтелде. Дәүләт Думасында регистрда бернинди медицина һәм биометрик мәгълүматлар, шәхес үзлекләре тасвирламалары булмаячак,дип аңлаттылар. Әмма оппозицион фракцияләр депутатларын бу ышандырмады. ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы Вице-спикеры Игорь Лебедев мәгълүматлар базасын бер урында саклау куркынычы янаган һәм алар теләсә кайсы җинаятьчеләрдән зур кызыксыну уятачак, дип белдерде. «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Олег Нилов эшләтеп җибәрер алдыннан реестрны сынап карарга тәкъдим итте.

Чыганак: kommersant.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон яңа закон