Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пычак белән полицейскийга ташланган

Исерек таксист ике кешене яралаган.

Уфада таксист юл-патруль хезмәте хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән. Бу хәл кичә кич булган.

Һөҗүм «Уфа» универмагыннан ерак түгел 22:30 сәгатьтә теркәлгән. Популяр такси хезмәтенең айнык булмаган 42 яшьлек шоферы "KIA Optima" белән бәрелешкән, чит ил машинасы руле артында 28 яшьлек юл-патруль хезмәте хезмәткәре булган.

— Ул больничныйда һәм гражданнар киемендә иде, - дип сөйли шаһитлар.

Бәрелешү аркасында ызгыш чыга, аның барышында таксист пычак ала һәм берничә тапкыр юл-патруль хезмәткәренә кадый. Бу вакытта низагның шаһиты, полицейскийның 30 яшьлек күршесе, аңа ярдәмгә ташлана, ләкин теге бәндә аңа да чәнчә.

Әле каза күрүчеләр реанимациядә, таксист тоткарланган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять исерек шофер