Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пычак белән суяр өчен балаларны үстер инде…

6нчы январь көнендә Яр Чаллы шәһәрендә җаннарны тетрәндерә торган җинаять эшләнгән.

Әти кеше, беркайда да эшләмәүче, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы ике улын да пычак белән үтерә.
Иртән иртүк, олы малае исерек хәлдә кайтып, йокларга ята. Бераздан ишектән, шактый кызмача энесе дә күренә. Ул әтисенә төрле әшәке сүзләр әйтеп, сүгә башлый.
Чыгарыннан чыккан әти кеше кухнядан пычак алып, малаена 12 тапкыр кадый. Тавышка уянып чыккан олы малай да «өлешсез» калмый, әти кеше аӊа да пычак белән 14 тән җәрәхәте ясый.
Шушы хәлләрдән соӊ, җинаятьтә гаепләнүче «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыра, әмма инде яралыларны коткарып булмый. Ир-ат бу җинаятьне эшләүдә үз гаебен тулысынча таныган, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.
Фото: http://www.donnews.ru/static/images/2014/12/30/%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%BD%D1%8F.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250