Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Һәр малның иясе булырга тиеш яки «Өйне төзеп бетердем, килеп карагыз!»

Җир турындагы кануннар бик катлаулы, райондашларыбыз кеше сүзенә ышанып яки белмичә, кыен хәлдә калмасыннар иде.

Редакциябезнең ноябрь ае кунаклары: “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенең чираттагысында район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара ГАЛИУЛЛИНА, район башкарма комитетының төзелеш бүлеге мөдире Илфат СӘГЪДИЕВ, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ильвир ФӘТХЕТДИНОВ, ТР буенча Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча бүлек җитәкчесе Рәсимә ШАКИРОВАлар катнашты. Сөйләшү өчен нинди тема сайланды, анда нинди проблемалар күтәрелде, аңлатылды – болар хакында түбәндәге язмабыздан укып белерсез.

Сөйләшүне, гадәттәгечә, баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев алып барды.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Җир мәсьәләсе, кайсы гына яктан алып карасаң да, гомер-гомергә иң катлаулы сорауларның берсе булды. Җир аркасында дөньякүләм сугышлар да булды, бүген дә бу проблема кискен тора, күрше белән күрше арасында да мөгамәлә еш бозыла, кайчакта 20 сантиметр җир өчен дә гауга чыга. Җир турындагы кануннарның да искеләренә үзгәрешләр кертелә, яңалары кабул ителә. Алар күп һәм катлаулы да. Шушының эчендә кайнамаган кешегә аларны аңлау да авыррактыр. Шул ук вакытта бу проблема белән күп кеше очраша. Менә шуңа күрә дә бүген сөйләшүебезне шушы юнәлеш белән бәйләргә булдык, әйтик, кануннарда нинди үзгәрешләр бар, җир бирү, файдалану, йорт салу, теркәү, сату һәм башкалар – болар барысы да бик актуаль, тормышыбызда  көндәлек очрап торучы хәлләр.

Гөлнара ГАЛИУЛЛИНА: – 2015елдан башлап, җир турындагы, җир белән бәйле кануннарга күп үзгәрешләр керде. Элекке тәртиптә арендага яки сатып бирелә торган җирләрне рәсмиләштерү тәртипләрендә бик зур үзгәрешләр бар. Дөрес әйтәсез, гади кешегә әлеге кануннарны укып кына аңларга бик кыен. Менә шуларны аңлату максатыннан үткәрелгән бу сөйләшү газета укучыларга файдалы булыр дип ышанасы килә. 2015 елның 1 мартыннан кергән үзгәрешләрнең берсе – җир участокларын арендага бирүгә кагыла. Алар элек тә торг аша, ягъни керүче гаризалар ике яки берничә булган очракта аукцион аша бирелә, ә бер генә гариза кергән очракта әнә шул бер генә катнашучы белән аренда килешүе төзелә иде. Яңа үзгәрешләр нәкъ менә әлеге төр килешүләр белән бәйле. Болар турында сөйләшү барышында тулырак аңлатырбыз. Иң элек шунысын әйтик: 2015 елның 1 мартыннан кергән үзгәрешләр нигезендә шул елда төзелгән әлеге килешүләрнең, өч ел үтү сәбәпле, бу елда сроклары чыгып бара. Һәм әлеге срокларны озайту вакытында бик күп четерекле мәсьәләләр килеп чыкты. Әйтик, шушы өч ел эчендә күп кенә арендаторлар үзләренең җиргә аренда хокукларын икенче берәүгә тапшырган булып чыгалар яки җир участогын алып, бер нәрсә дә төземиләр, участок тик ята. Ә ул җирләр йорт яки шәхси каралты-кура төзү өчен  бирелә. Менә шушы җир участокларына аренда срогын озайту хокукы бер генә тапкыр бирелә, аны озайту өчен төзелеш бару турында нинди дә булса документ булырга тиеш. Үзенең аренда хокукларын икенче берәүгә биргән кеше аның азагы ничек булып бетәсен аңлап бетерми, үзара килешеп, ниндидер акчага үзләренең аренда хокукларын икенче кешегә бирәләр һәм инде, теркәүгә җиткәч, үзләренә бик күп проблема чыкканын  аңлыйлар.

Ильвир ФӘТХЕТДИНОВ: – 2019 елда районыбызда шактый гына аренда килешүләренең срогы чыгачак. Болар йортларын төзеп бетерү өчен аренда килешүе яңа өч еллык срокка озайтылган җирләр. Күпчелек очракта аларның йортлары әле һаман да төзелеп бетмәгән, ә җирне инде тагын бер яңа срокка озайтып булмый. Канун буенча, төзелешне тәмамлау өчен аренда килешүен бары тик бер мәртәбә генә шул срокка озайтып була, ягъни, өч елга арендага алган кеше аны тагын өч кенә елга, фәкать бер генә тапкыр озайта ала.

Рәсимә ШАКИРОВА: – Моның да үз шартлары бар. Моның өчен әлеге участокта төзелеш башланган, аңа тиешле рөхсәт кәгазе һәм документлар булырга, арендасын вакытында түләп барган һәм әлеге аренда килешүенең срогы чыкканчы, озайтуыгызны сорыйм дигән гариза булырга тиеш. Элекке кагыйдә буенча бу төзелешне башларга рөхсәт булса, хәзерге үзгәрешләрдән соң ул төзелешне башлау турында белгертү кәгазе (уведомление) дип атала. Шунысы да бар: җир арендага ничә тапкыр күчүгә карамастан, бер генә тапкыр озайтыла. Берәү төзи башлап, икенче кешегә сатып, аренда килешүе хокукын икенче кешегә бирә икән, әлеге кеше инде җирнең арендасын озайта алмый.

И.Ф.: – Канун буенча төзелешне тәмамлау өчен аренда срогы бер генә тапкыр озайтыла. Әлеге төзелеп бетмәгән йорт 2015 елның 1 мартына кадәр дәүләт теркәү органнарында теркәлгән булырга тиеш яки җир участогының да аренда килешүе буенча шулай ук 2015 елның 1 мартына кадәр алынган булуы кирәк.
 

Г.Г. – Кеше җир участогы ала да, фундамент салып куя һәм нәрсәдер көтә башлый: кемдер программага керүне, кемдер акчасы булуны көтә, кемдер сатарга ниятли. Сату дигәнне бу очракта нәкъ менә аренда хокукын икенче кешегә бирү дип аңларга кирәк.

И.Ф. – Быелга чыккач кына да районда 9 җир участогының аренда хокукы шушы юл белән башка кешегә күчерелгән. Арендаторлар куллануга алган җирләрендә йорт төзи башлыйлар, аннан төзелеп бетмәгән объектны 10-20 процент әзерлек белән кадастр исәбенә бастыралар һәм аңа хокукларын теркиләр. Аннан соң инде төзелеп бетмәгән йорт башка кешегә сатыла. Яңа хуҗага шулай ук җиргә аренда хокукы да тапшырыла. Аренда килешүе ахырына якынлашкач, яңа хуҗалар бу срокны озайту артыннан йөри башлыйлар. Ләкин Рәсәй Җир кодексының 39.8 маддәсенең 8 пункты һәм “Рәсәй Җир кодексын гамәлгә кертү турында”гы Федераль канунның 3 маддәсенең 21 пункты төгәл срокны һәм үтәү тәртибен (процедураны) билгеләгән. Шушы каралган вакыт узгач, аренда срогын яңадан берничек тә озайтып булмаячак. Шуңа күрә җирләрен башка кешеләрнең аренда хокукларын күчерү юлы белән үзләренә теркәгәндә, яңа арендаторлар аренда килешүенең срокларына да игътибар итсеннәр иде. “Мин бу җирне алдым гына әле, мин аны бер мәртәбә дә озайтмадым, моны элекке хуҗа эшләгән бит” дип кенә акланып булмый, чөнки аренда хокукын башка кешегә тапшырганда бары тик арендатор гына үзгәрә, ә килешүнең калган шартлары шул килеш кала. Бу очракларда инде аренда сроклары тәмамлану сәбәпле, җир участогы тартып алына, ә төзелеп бетмәгән йорт суд карары нигезендә, аукцион аша сатылырга тиеш.

В.З. : – Шушы шартларда Росреестрның төп максатлары нинди, ниләр белән шөгыльләнәсез? – Газета укучыларыбызга аңлатып китик әле.

Р.Ш.: – Без шушы шартларны – аренда килешүләрен, аренда хокукларын күчерүләрне, сату-алу килешүләрен һәм кешеләрнең өйгә-җиргә булган хокукларына теркәү үткәрәбез. Закон таләпләренә туры китереп төзелгәнме, барлык таләпләр дә үтәлгәнме, шуны карыйбыз. Һәм теркәү үткәрәбез. Бары шуннан соң гына килешү төзелгән булып санала, кешенең хокуклары барлыкка килә. Теркәү үтмичә генә бу җир, бу өй минеке дип әйтеп булмый.

В.З.: – Безнең бит әле рәсмиләштерелми калган элекке йортлар да бар... Дәүләт теркәве үтмәгән икән, бу очракта нәрсә карала?

Р.Ш.: – 2006 елда “Дача амнистиясе турында”гы закон гамәлгә кергән иде, бүгенгә кадәр шуның нигезендә йортны теркәү өчен җиргә хокукыңны раслаучы җирле үзидарә биргән белешмә яки дәүләт акты, сату-алу кәгазе белән дә эшләп була иде. Нигездә күпчелек халык моннан файдаланып калды. Хәзер исә, 3 августтан соңгы үзгәрешләр нигезендә, җир документы белән генә җир өстендә утырган объектка теркәүне үткәрә алмыйбыз. Моның өчен бу очракта төзелеш бетү, төзеп бетерү турында уведомление кирәк.

И.С.: – Моңарчы безнең бүлек тарафыннан кешегә төзелешкә рөхсәт бирелә иде. Соңгы үзгәрешләр нигезендә исә, кеше төзелеш башлаганчы безгә килеп, яки МФЦ аша мин шул җир участогында йорт салырга җыена идем дип уведомление яза, аның параметрлары, өйнең ничә катлы булачагы, җирнең кадастр номеры һ.б. күрсәтелә. Параметрлар дигәндә, биредә йорт, мунча-гаражлар чиктән ничә метр ераклыкта булырга тиешлек күздә тотыла, бу мәгълүматны аларга җирле үзидарәдән бирәләр. Димәк, иң элек аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулар нигезендә булачак төзелешнең схемасы бирелә. Без әлеге уведомление нигезендә урынга барып карыйбыз, әгәр барлык таләпләр дә үтәлсә, туры килә яки, киресенчә булган очракта, туры килми дип язып бирәбез. Әле аңа кадәр җире арендадамы, җирнең категориясе туры киләме – анысын да тикшерәбез. Бездән рөхсәт булгач, кеше өй төзи, төзеп бетергәч, кадастр инженерларга барып, техплан эшләтә һәм тагын безгә килеп, кабат уведомление яза: өйне төзеп бетердем, килеп карагыз дип. Без тагын барып карарга тиеш. Таләпләргә туры килсә, кабат шундый язу бирәбез, кадастр исәбенә куябыз һәм регистрациягә җибәрәбез. Кабат уведомление бирелмәгән йортны теркәп булмый. Монда шунысы да бар: йорт төзи башлыйм дип алынган беренче уведомлениедан соң йорт ун ел эчендә төзелеп бетәргә тиеш, әгәр ул срокка сыешмаса, кешегә икенче уведомление бирелми, ягъни ул йортны теркәтә алмый. Бу әле 2028 елдан гына проблемага әйләнәчәк, шулай да кешеләрне кисәтү артык булмас. Элек тә рөхсәт ун елга бирелә иде.

В.З.: – Әгәр өй салыр алдыннан мондый уведомление язмасам, ул очракта нәрсә?

И.С.: – Сез аңа бернинди документ та ала алмыйсыз, законсыз төзелеш булып саналып, үз хисабыгызга сүттереләчәк.

Г.Г.: – Дөрестән дә, җир турындагы кануннар бик катлаулы, райондашларыбыз кеше сүзенә ышанып яки белмичә, кыен хәлдә калмасыннар иде. Без үзебез дә прокуратурада кабул итәбез, җир һәм милек палатасы да сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итә, район башкарма комитетында да юристлар бар, аларга да мөрәҗәгать итеп була. Нинди дә булса алыш-биреш ясаганчы, иң элек юридик белешмә-киңәш алырга онытмасыннар иде. Ахырдан күп очракта кешегә суд юлын таптарга туры килә.

В.З.: – Элек йорт төзү өчен җир сорап авыл советына гариза язалар иде. Хәзер җир алу тәртибе ничегрәк?

И.Ф.: – Иң элек МФЦга килеп, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза яза, аннан соң җир үлчәнелә, кадастр исәбенә куела, җир сораучыларның гаризасы нигезендә аукционга куелуы турында газетада белдерү чыга, бер ай эчендә өстәмә гариза кермәсә, бердәнбер гариза бирүче белән килешү төзелә, тагын бер гариза булса, аукцион үткәрергә тиеш булабыз.

В.З.: – Дөрестән дә, бу бик катлаулы тема. Бер сөйләшүдә генә аның бөтен нечкәлекләрен, проблемаларын күтәреп булмый. Әмма шунысы бар: бу үзгәрешләр кызыктан гына уйлап чыгарылмаган.

Г.Г.: – Сүз дә юк, болар һәммәсе иң элек бу системаны тәртипкә китерү өчен эшләнгән. Бездә бит җир арендага бирелә дә, озайтып кына барыла иде. Берни эшләнмәгән очракта да кире тартып алу  бик катлаулы. Әмма шул ук вакытта йорты теркәлмәгән әби-бабай вафат булса, милек бүлешү процессы башланса яки аерылу-кавышу аркасында да шундый проблемалар башлана. Һәрбер малның иясе булырга һәм ул теркәлгән булырга тиеш.

В.З.: – Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу сөйләшүдә без сезгә нәрсә дә булса аңлатырга тырыштык. Әмма һәр очрак үзе аерым, үзе бер кабатланмас проблемасы белән үзенчәлекле. Шуңа күрә нинди дә булса сорауларыгыз туа икән, языгыз, шалтыратыгыз, без аларга газета битләре аша җавап бирербез.
 

Җир турындагы кануннар бик катлаулы, райондашларыбыз кеше сүзенә ышанып яки белмичә, кыен хәлдә калмасыннар иде. Без үзебез дә прокуратурада кабул итәбез, җир һәм милек палатасы да сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итә, район башкарма комитетында да юристлар бар, аларга да мөрәҗәгать итеп була. Нинди дә булса алыш-биреш ясаганчы, иң элек юридик белешмә-киңәш алырга онытмасыннар иде. Ахырдан күп очракта кешегә суд юлын таптарга туры килә.
Гөлнара ГАЛИУЛЛИНА, район прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җир