Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу узды (фото, видео)

Киңәшмәдә җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр катнашты.

Балтач мәдәният үзәгендә прокуратура, салым инспекциясе, Россия социаль фонды белгечләре катнашында, район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу узды.

Балтач районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуның көн тәртибенә күп кенә сораулар тупланган иде. Очрашуны район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кереш сүз белән ачып җибәрде.

 

Салым турындагы  законнарындагы үзгәрешләр турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Нигъмәтҗанов Фаил Фәиз улы чыгыш ясады.

 

Пенсия фонды һәм социаль иминият фондын берләштергән Россия социаль фонды эше белән социаль фонд вәкилләре Габделнур Нотфуллин һәм Резеда Шәфигуллина таныштырып узды.

Россельхозбанк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр хакында банк филиалы җитәкчесе Кадрия Латыпова сөйләде.

 

Эшмәкәрлек тармагындагы уңышлы тәҗрибәләр белән ТР Эшкуарлар хокукларын яклау буенча райондагы вәкил Рафил Шәфигуллин, шәхси эшмәкәр Ленар Галиев таныштырды.

 

Шәхси эшмәкәр, волонтерлар хәрәкәте лидеры Рамил Әһлиуллин мобилизацияләнгән якташларга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр очрашу