Райондашыбыз Гөлинә Шәйхи банк хезмәткәрләрен ду китергән
«Сезнең банкта минем бернинди кредит юк, барысы да «по нулям» дигән белешмә бирегез»
Шагыйрә Гөлинә Шәйхи банкта килеп чыккан бер хәл турында сөйләгән. Кемгәдер файдалы мәгълүмат яки сабак булсын өчен бу әйберне сөйләргә булдым, дип, язылучылары белән дә уртаклашкан.
«Күптән түгел генә минем «Сбербанк»ка 2700 сум тирәсе акча бирәсем булуы ачыкланды. Бу хакта миңа алардан хат килде. 2700 сум акчаны кереп түләдем. Сезнең тагын 160 меңне (күпмедер) акча түлисегез бар, диләр. «Нинди акча түлисем булсын сезгә, бөтен кредитымны түләп бетердем, яңадан карагыз», – дим. Яңадан карадылар да: «Әйе, түлисегез юк», – диләр.
Мин шикләндем дә: «Сезнең банкта минем бернинди кредит юк, барысы да «по нулям» дигән белешмә бирегез», – дидем. Аллаһның рәхмәте, башым эшләп, шул белешмәне сораганмын. Миңа пичәт сугылган белешмә бирделәр. Мин бу документны алып кайтып киттем.
2 көн дә узмады, миңа банктан шалтырата башладылар. Түләүләрегез бар, кайчан түләп бетерергә җыенасыз, диләр. «900»дән көненә 40 тапкыр шалтыраталар. Мин яңадан банкка кердем. «Сезнең банкка түләүләрем юк», – дим. Анда эшләүче хезмәткәр:
«Әйдәгез, мин сезнең түләүләрне карый торам, ә сез миңа шигырь укый торыгыз әле, мин сезне тавыштан таныдым», – ди. Күңелгә рәхәт булды, шул мизгел генә мине тынычландырды бераз, чөнки бик ярсып барган идем. Мине җитәкчеләре янына керттеләр. Миндә белешмә бар, бернинди түләвем юк, дип аңлатам.
Аннан без Мәскәүгә шикаять яздык. Банктан чыктым гына – миңа шалтыраталар. Банкта булган әҗәтне түләп бетергәнсез, сезнең 6 мең сум тирәсе процентлар калган, 6 меңне тиз арада түләргә тиешсез, диләр. Мин, тиеш түгел, минем кулда белешмә бар, дим. Үз сүземдә торам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев