Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбыз иптәшен төп башына утырмакчы булган, әмма үзе килеп капкан

Гражданин А. га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган һәм судка карау өчен җибәрелгән.

Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 2нче суд участогына гражданин Ф. үзенә карата заем килешүе буенча бурычларны түләтү турында чыгарылган суд боерыгын гамәлдән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итте. 

Гариза бирүче үзе әйткәнчә, ул З. микрофинанс компаниясе белән кредит килешүе төземәгән, әлеге компаниядән акча алмаган, әлеге факт буенча полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Тикшерү органнары билгеләгәнчә гражданин А. интернет челтәре аша З. микрофинанс компаниясе сайтында, үзенең таныш гражданы Ф. ның паспорт мәгълүматларын кулланып, 6000 сумлык заем килешүе төзегән. Кредит килешүен төзегәндә гражданин А. акчаларны үз исеменә рәсмиләштерелгән Сбербанк банк картасына күчереп алу ысулын сайлый, кодлар белән смсны раслау өчен шулай ук үзенең абонент номерын күрсәтә. Килешү төзелгәннән соң, акчалар гражданин А. ның банк картасы хисабына күчерелә. Шунысын әйтергә кирәк, ул алдан ук З. микрофинанс компаниясенең акчаларын түләргә ниятләми. 

Гражданин А. га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган һәм судка карау өчен җибәрелгән. 

Гражданин Ф. гаризасы канәгатьләндерелә, аңа карата заем килешүе буенча бурычны түләтү турында суд боерыгы гамәлдән чыгарыла, эш туктатыла. 

Сәгытова А. А.

Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев