Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район пенсия фонды белгечләре биргән мәгълүматтан барлык сорауларыгызга да җаваплар табарсыз

3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында 15 сорауга 15 җавап.

1. 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кемнәргә тиеш?
- Бер тапкыр бирелә торган акча, гаиләнең ана капиталы хокукына ия булу-булмавына карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр өч яшьтән 16 яшькә кадәр булган һәр балага бирелә.

2. Бер тапкыр бирелә торган түләүне кайчан алырга була?
- Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 2020 елның 1 июнендә бирелә башлый. Шул ук вакытта гариза бирү өчен биш айга якын вакыт бар, моны 2020 елның 1 октябренә кадәр эшләп була.

3. 16 яше тулган балаларга бер тапкыр бирелә торган акча караламы?
- Әгәр балага 16 яшь тулса (Президентның 2010 елның 11 маендагы 317 номерлы Указы үз көченә керү датасы) түләү каралмаган. Түләү 16 яше тулмаган балаларга һәм 2020 елның 11 маеннан 30 июненә кадәр 16 яшь тулучыларга гына түләнә.

4. 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү һәр балага да каралганмы?
- Әйе, гаиләдә өч яшьтән 16 яшькә кадәр бер бала булса, 10 мең сум, ике булса – 20 мең сум акча түләнә.

5. Ана капиталына хокукы булмаган гаилә түләүгә дәгъва итә аламы?
- Бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукы ана капиталы хокукына бәйле түгел.

6. Без Россия гражданнары булып торабыз, әмма башка илдә яшибез. Без балага бер тапкыр бирелә торган түләү ала алабызмы?
- Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр бирелә торган түләү бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче затларга гына башкарыла.
Әгәр сез элек башка илдә яшәгән, ә аннары Россиягә әйләнеп кайтсагыз, бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен, хәзерге яшәү урынын раслаучы документлар булырга тиеш.

7. Әгәр балага июнь азагында 16 яшь тулса, бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга мөмкинме?
- Әйе,була. Закон нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Әгәр балага агымдагы елның 30 июнендә 16 яшь тулса, гаилә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булачак.

8. Әгәр балага өч яшь тулса, апрельдән июнь аена кадәр ай саен да, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне дә алырга мөмкинме?
- Әйе,була. Әгәр балага апрель аенда өч яшь тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум күләмендә айлык түләү, шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

Әгәр балага май аенда өч яшь тулса, апрель һәм май айларында гаилә 5 мең сум күләмендә (барлыгы – 10 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне ала.

Әгәр балага июнь аенда өч яшь тулса, гаилә апрель, май һәм июнь айлары өчен 5 мең сум күләмендә (барлыгы – 15 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

9. Түләү нинди акчалардан түләнә?
- Бер тапкыр бирелә торган акча федераль бюджеттан өстәмә ярдәм буларак бирелә.

10. Түләү гаилә кеременә бәйлеме?
- Юк. Түләү гаилә кеременә, эш һәм хезмәт хакы алуга, шулай ук нинди дә булса пенсия, пособиеләр, социаль түләүләр һәм башка социаль ярдәм чараларына бәйле түгел. Түләү өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге барлык гаиләләргә дә йөкләнгән.

11. Түләү өчен гаризаны ничек бирергә?
- Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта ( https://posobie16.gosuslugi.ru/) гариза бирү дә җитә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел.
Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына һәм КФҮ органнарына да бирергә мөмкин. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта ПФРга алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

12. Баланың әтисе бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә аламы?
- Әйе, түләү өчен гаризаны бала туу турында таныклыкта язылган ата-ана бирә ала. Әгәр гаризаны икесе дә тапшырса, кем беренчетапшырган түләне шул ата-ана алачак.

13. Опекуннар бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә аламы?
- Әйе, бирә ала. Әмма моның өчен район Пенсия фонды идарәсенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк.

14. Прописка урыны буенча гына Пенсия фондына гариза биреп буламы?
- Әйе,була. Түләүгә карата мөрәҗәгать итүнең экстрерриториаль ысулы гамәлдә, ягъни пенсия фондының теләсә-кайсы территориаль органына (яшәү, тору, фактта яшәү урыны буенча) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризаны шулай ук законлы вәкил дә бирә ала.

15. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризаны кайсы числога кадәр тапшырырга мөмкин?
- Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган гомуми чор биш ай тәшкил итә. Гаризалар барлык каналлар буенча агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Бер тапкыр бирелә торган акча гаиләнең тиешле хокукы булган очракта биреләчәк.

16. Гаиләдә өч яшьтән 16 яшькә кадәрге ике бала. Һәр балага гариза язарга кирәкме?
- Юк, гаиләдә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр ике һәм аннан күбрәк бала булса, аларның һәркайсына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен бер гариза тутырыла. Бу очракта ике һәм аннан да күбрәк гариза бирергә кирәкми.

17. Гариза биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Россия Федерациясе гражданнарына ярдәм күрсәтелә. Әгәр зат РФ гражданлыгын югалткан икән, түләү гамәлгә ашырылмый;
- Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтелә. Бу очракта даими яшәү, гаилә читтә, ил, бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлгә ашырылмый;
- бала опекуннары пенсия фонды клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерә алачаклар;
- гаризада банк счетларын күрсәтү кирәк. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Гаризаны үзеңнең банк реквизитларың белән бирергә кирәк.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, бала үлгән очракта, дөрес булмаган мәгълүматлар биргәндә бер тапкыр түләнә торган акча түләнми.

18. Гариза хупланган очракта, акчаларны ничек алырга була?
Бер тапкыр бирелә торган түләү гаризада күрсәтелгән реквизитлар нигезендә гариза бирүченең банк счетына күчә. Коронавирус йогышы таралу шартларында почта элемтәсе оешмасы аша китерү мөмкин түгел, чөнки ул алучының һәм китерүченең шәхси контактлары белән бәйләнгән.

Района Пенсия фонды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие