Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы үткәрелә

Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана. Юлларда, урамнарда балалар саны артачак. «Җәяүлеләр сукмагы»н үткәндә транспорт чараларын йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк.

Кызганыч, Балтачта да бу кагыйдәне үтәмәүче 66 машина йөртүчегә админстратив чара кулланылды. Районыбызда 7 айда 12 яше тулмаган балаларын автомобильдә махсус утыргычсыз йөрткән өчен 55 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.
Ел башыннан урамнарның машиналар йөри торган өлешенә велосипед белән чыккан 14 яше тулмаган 53 балага карточка төзелеп уку йортларына җибәрелде. Быел гына да республикада ике тәгәрмәчле дустына атланган 1 баланың гомере өзелүен, 32сенең имгәнүен онытмаска иде.

Лилия Һадиева,
Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын
финанслау дирекциясенең Балтач бүлеге җитәкчесе.
Фото: http://gtrk-saratov.ru/news/akciya_gibdd_ostorozhnodeti_v_saratove/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250