Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда коммуналь чыгымнарга вакытында акча түләмәүчеләргә чаралар күрелә башлады

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов кабинетында торак-коммуналь хуҗалыгы, "Татэнерго", электр челтәре җәмгыятьләре җитәкчеләре, белгечләре катнашында киңәшмә булды.

Биредә күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән ОДН - (общие домовые нужды) түләүләре буенча килеп чыккан сорау-проблемалар өйрәнелде, анализланды. "Район бу уңайдан республикада иң тәнкыйтьләнә торган тугыз район арасында. Соңгы вакытта халык белән очрашулар, аңлатуларның нәтиҗәсе сизелә, дәвам итәргә кирәк", - диде И.Мөхәммәтҗанов.
Киңәшмәдә тагын бер мәсьәлә - әлеге оешмалар алдында бурычлы райондашлар турында да җитди сүз булды. Баксаң, утка, газга, коммуналь чыгымнарга вакытында акча түләмәүчеләр районда шактый икән. 1 апрельгә халыктан җыелып бетмәгән акча күләме 1 миллион 799 мең сумны тәшкил итә. Күп катлы йортларда яшәүче ун кешегә 200 мең сумнан артык бурыч туры килә. Бер ел һәм аннан да артык түләмәүчеләр бар. Инде андыйларның бурычы 36 мең сумнан 53 мең сумга кадәр җиткән.
Үз йортлары белән яшәүчеләр арасында сумма зур булмаса да (ун кешегә 100 мең сумнан артык), бу категория кешеләр арасында ике елга кадәр бурычларын түләмәүчеләр бар. Әҗәтләренең суммасы 4800 сумнан 12 мең сумга кадәр. Мондыйларга катгый чара күрергә - судка бирергә тәкъдим ителде.
Фото: http://www.baby.ru/community/view/126541/forum/post/18066872/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250