Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда закон бозучылар да шактый икән

Урамга чыксаң, барысы да әйбәт, хулиганнар, тәртип бозучылар да юк кебек.

Ә менә йомышың төшеп судка килсәң, Балтач районы буенча җәмәгатьчелек судының 1 нче номерлы участогы судьясы Зөһрә Мөхәммәтҗанова көн саен диярлек суд утырышында. Аның эш атнасы графигының тыгызлыгын күреп әле районда закон бозучылар да шактый икән дисең.
Әнә Соснадан А.Фәттахов телефон аша район үзәк хастаханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырта. Килсәләр, авыручылар юк. «Әти-әнинең орышуыннан туйдым» дип А. Фәттахов исерек баштан болай гына чакырткан икән. Мондый ялган чакыруы өчен судья аңа 1000 сум штраф чәпеде. Әти-әни орышмасын дисәң әзрәк тәртиплерәк кенә буласы бит.
Кылган җинаяте өчен төрмәдә утырып кына кайткан Балтач кешесе И.Галәветдинов тагын кыңгыр юлга баса. «Магнит» кибетеннән 2 шешә аракы чәлдереп чыкканда эләгә. Болай да бик матур булмаган автобиографиясенә тагын бер минус өсти, судья аны мең сум штрафка тартты.
Балтачта яшәүче Р.Мөхәммәдиев та төрмәдән төзәлермен Алла боерса, дигән ният белән кайтмаган бугай. Кешеләрнең төнге тынычлыгын бозып йөргәне өчен полициягә алып киләләр. Биредә аңа карата беркетмә төзелә һәм эш судта карала. Судья сабак алсын, тагын «тегендә» китмәсен иде инде дип иң кечкенә җәзаны бирде - 500 сум штраф салды.
Балтачта яшәүче Г.Михайловага пенсия акчасы җитмәде микәнни. «Нур» супермаркетыннан икенче бер сатып алучының ит фаршын чәлдереп оятлы булды. Кибеткә кергән Ә. үзе белән булган фаршны шкафтагы ящикта калдырып эчкә кереп китә. Ящик бикләнми («Нур» хуҗасына бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк). Михайлова теге хатынның эчтә товар сайлап йөрүеннән файдаланып фаршын алып чыгып сыза. Камера яздырган кадрлар аша тиз эзләп табалар шома хатынны. Һәм менә хәзер пенсиясенең 1000 сумын штрафка тотарга мәҗбүр. Ә бу акчага күпме фарш тияр иде.
Түбән Ушмада малны шактый асрыйлар. Әйбәт гамәл. Үзләре дә ашлы була, артканын сатып гаиләләрен алып бару өчен акча да эшлиләр. Әмма аларга ашату өчен азыкны күмәк хуҗалыктан чәлдерү бер дә күңелле түгел. Сорасалар, хуҗалык җитәкчеләре хәлләренә кереп яздырып та бирә инде, югыйсә. Шушы авылда яшәүче Н.Волков, Л.Егорова «Сорнай» хуҗалыгыннан яшел масса урлаганда тотылып штрафка тартылдылар.
Фото: http://www.mk.ru/daily/hotnews/article/2013/08/16/900637-mirovoy-sudya-pervyim-nachal-draku-s-posetitelyami.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250