Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондагы бар нәрсә дә чисталык комиссиясенең күз уңында: кар явып кына күмә алмый.

Чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында комиссия рәисе Рамил Шакиров «Яңа ел якынлашканда бәйрәм рухы күңелләрдә генә түгел, ә тирә-юньдә дә булырга тиеш. Әйләнә-тирәбезне матурлап, чисталык урнаштырып каршы алыйк!", дип белдерде.

Әлеге сүзләр беркетмә төзелгән гражданнарга карата әйтелгән иде. Авылларда үткән рейдлар вакытында чисталык инспекторларына яки экологларның үзләренә үк тәртип бозып эләккән гражданнар бар. Кыш көнендә чисталык мәсьәләсенә халык тарафыннан игътибар кими. Кар явып торганда чүп-чар, көнкүреш калдыклары кар астында кала, дип тынычланалар.
Ә менә быелгы шикелле һава торышы үзгәреп, яңгырлары да яуганда, күмелеп калганнары да "баш калкыта". Шәхси хуҗалыклар янындагы чүп өемнәре, алынмый калган төзелеш материаллары инспекторларның игътибарын җәлеп итеп ала. Үз территориясеннән чыгып, рөхсәтсез рәвештә, җәмәгать урыныннан файдаланган яки чүп чыгарып түккән, юынтык су ташлаган гражданнар административ җаваплылыкка тартыла. Утырышта әлеге мәсьәлә белән беррәттән тиешсез урында транспортта товар белән сату иткән бер шәхси эшмәкәргә төзелгән беркетмә дә каралды. Ул авыл урамында авыр йөк машинасы белән сату иткәне өчен җаваплылыкка тартылган. Хәзерге көндәге катлаулы вәзгыятьтә, террорчылык "чәчәк аткан" чорда халыкка урамда сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр һәм аларның транспортлары тикшерелергә, шик тудырмаска тиеш. Бистә үзәгендә, универмаг каршында да тиеш булмаган урында машиналарын куеп, сату итүчеләр бар. Бу - бер хокук бозу булса, икенчесе - авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең рөхсәтеннән башка гына сәүдә хезмәте күрсәтү. Мондый төр тәртип бозучыларның эш-гамәлләре җавапсыз калмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250