Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбыз 135 мең сум акчасын кырыкалдарларга тапшырган

Райондашыбыз “Сбербанк Онлайн” приложениесенә керә һәм 200000 мең сум кредит ала...

9 март көнне район эчке эшләр бүлегенә Балтач районы кешесе гариза белән мөрәҗәгать итә. Билгесез кешеләр аның 135 мең сум акчасын урлаганнар. Ә хәл болаерак була. 5 март көнне 14:31 сәгатьтә шушы гражданинга ПАО “Сбербанк”ның куркынычсызлык хезмәтеннән дип билгесез бер ханым шалтырата. Шалтыратуының сәбәбен әлеге ханым райондашыбызның исәп-хисап счетында шикле финанс активлык булу белән аңлата. Соңрак ул аны икенче белгеч белән тоташтыра һәм инде сөйләшүне ниндидер ир-ат дәвам итә. Ул да “хезмәттәш”е сүзләрен дәлилләп, исәп-хисап счетында шикле финанс активлык булуны ассызыклый һәм инде куркынычтан котылу өчен кредит алып, исәп-хисап счетлары арасында күчерергә тәкъдим итә. Моның өчен райондашыбыз “Сбербанк Онлайн” приложениесенә керә һәм 200000 мең сум кредит ала. Аннан соң аның телефонына билгесез номердан шалтырату керә һәм әлеге акчаларны өлешләп күчерергә кирәк дигән “киңәш” бирелә. Райондашыбыз яңадан “Сбербанк Онлайн” приложениесенә керә һәм телефоннан өйрәтеп торганны үтәп, үзенә билгесез булган картага 135 мең сум акчасын күчерә. Әлеге сөйләшү вакытында “банк хезмәткәре” райондашыбызның банкка килеп йөрмәвен сорый һәм аңа “бездә тикшерү бара иде”, дигән аңлатма бирә. Күпмедер вакыттан соң райондашыбызга башка номердан шалтыратып, аның тагын карталары булу-булмау белән кызыксыналар һәм аларны да “тикшереп” карарга тәкъдим итәләр. Шул вакытта гына райондашыбыз кырыкалдарлар кулына эләккәнен аңлап, телефоннан сөйләшүен өзә.

Хөрмәтле райондашлар, сак булыгыз!

Район эчке эшләр бүлеге

Зәлия Фәйзрахманова тәрҗемәсе

фото чыганак: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев