Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбыз мошенникларга 5 миллион сум акчасын күчергән

Район прокуроры каршында үткәрелгән эшче группаның чираттагы утырышында IT технологияләр аша акчалар урлау буенча сөйләшү алып барылды. Анда район прокуроры Айрат Низамиев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, районыбыздагы банк җитәкчеләре һәм башка җаваплы органнар катнашты.

Утырышны башлап, Айрат Шәкертҗанович 2021 ел белән чагыштырганда IT технологияләр аша эшләнүче җинаятьләр саны артуын искәртеп узды. Банклар вәкилләренә социаль рекламалар, буклетлар булдырып, аларны халыкка тарату буенча эш алып барып булммыймы дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Илдар Котдусович төрле мошенникларның сүзләренә ышанып, бер белмәгән кешеләргә күпме акчаларын күчергән райондашларыбызның саксызлыгына аптыравын җиткерде. Ул да бу юнәлештә эшләнә торган җинаятьләр саны артуын һәм әле аларга мөрәҗәгать итмичә калучылар барлыгын да ассызыклады.
Мошенниклар ничек эшли соң? Алар сиңа шалтырата һәм банк хезмәткәре булуын җиткерә. Сезнең счеттан акча күчерелүен яки сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелүен әйтә һәм сез бу хакта беләсезме дип кызыксына. Аптырашта калган кеше, әлбәттә, шок хәлендә булып, бернинди акча да күчермәвен һәм кредит та алмавын әйтә һәм инде мошенниклар аларга “ярдәм” итә башлый. Карта номерын сорый, аннан клиент үзе генә белергә тиешле саннарны әйттерә... Шулай итеп акчасыз да кала.
Район эчке эшләр бүлегенә 5 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән бер ханым мөрәҗәгать итә. Ул берьюлы түгел, ә берничә ай дәвамында үз акчаларын мошенникларга күчереп торган. Полиция бүлегендә ни өчен иртәрәк мөрәҗәгать итмәдегез соң, дип биргән сорауга, әлеге ханым район эчке эшләр бүлегенә дә, прокуратура, банкларга да ышанмавын әйтә һәм сәбәбен дә җиткерә, янәсе аның акчасын кире кайтарырга берәү дә ярдәм итә алмаячак.
Тагын бер шундый очрак була. Бер райондашыбыз Авитодан белдерү күреп, телефон аша элемтәгә керә, телевизор сатып алырга тели. Сөйләшү барышында ул телевизорсыз гына түгел, акчасыз да кала.
Әлеге сөйләшү вакытында банк вәкилләре дә үз сүзләрен җиткерделәр. - Бездән күп кеше хезмәт хакы ала, алар арасында укытучылар да бар һәм нәкъ тә менә алар шушындый мошенник корбаны булып куя да. Карталарны кулларына тапшырган вакытта, артындагы номерны берәүгә дә күрсәтмәгез, кибетләрдә кассага түләгәндә дә аска каратып тотыгыз картагызны, чегыгызны беркайда да калдырмагыз, дип кат-кат аңлатабыз, ләкин барыбер дә кеше аңлап җиткерми, акчасын югалткач кына безгә мөрәҗәгать итәләр, - ди “Россельхозбанк” җитәкчесе Кадрия Рашитовна.
Утырышны тәмамлап, Илдар Котдусович шундый фикерен җиткерде: “Төрле юнәлеш буенча эшләсәк тә, без бер җирлектә яшибез. Үз район кешеләребезне саклыйк һәм аларга ярдәм итәргә тырышыйк”.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр сезгә белмәгән номер шалтырата икән, телефоныгызны алгач, акчаларыгызга бәйле сөйләшү китә икән, телефоныгызны өзеп куегыз. Әгәр балагыз белән аянычлы хәл булды, дип шалтыраталар икән, башта дөреслеккә инаныгыз, паникага бирелмәгез. Хәләл көч белән эшләп тапкан акчаларыгызны кырыкалдарлар кулына тапшырмагыз, сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник