Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районыбыз юлларында исерек шоферлар саны кимеми

Балтач районында узган елның 9 аенда исерек килеш машина белән идарә иткән өчен 71 шофер тоткарланган, быел исә 73.

Законнар ничек кенә катгый булмасын, ләкин руль артына салмыш хәлдә утыруга бәйле проблема һаман актуаль булып кала бирә. Районыбыз юлларында да исерек шоферлар саны кимеми.

Балтач районында узган елның 9 аенда исерек килеш машина белән идарә иткән өчен 71 шофер тоткарланган, быел исә 73. Шулар арасында 3 шофер кабат исерек килеш руль артына утырган. Өстәвенә берсе юл-транспорт фаҗигасының сәбәпчесе булып тора.

Исерткеч эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләргә каршы район халкы үзе көрәш игълан итәргә тиеш. Ваемсызлык һәм дәшми калу кемдер өчен якын кешесен югалтуга китерергә мөмкин, ә бу барыннан да куркынычрак. Аңлагыз, исерек шофер - ул инде җинаятьче!

Руль артында аек булмаган яисә сәер машина йөртүчене күргәнсез икән, 02 яисә 2-43-46 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз. Нәкъ менә сез кемнең дә булса гомерен саклап кала аласыз!

Балтач муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер