Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәтчелекне җиңеп булырмы?

Нәрсә ул ришвәтчелек? Рәсәйдә аны җиңеп буламы? Әлеге сораулар бик күп сәясәтчеләрне һәм дә гади халыкны борчый, шулай ук мине дә.

Чөнки ришвәтчелеккә бәйле мәсьәлә бүгенге көндә гаять тә актуаль. Мин күп кенә чыганаклардан мәгълүмат эзләдем һәм үзем өчен мөһим булганнарны таптым. Мәсәлән, белүемчә, ришвәтчелек ул гаять тә катлаулы сәяси һәм социаль күренеш, алар бер-берсенә бәйләнгән һәм аны еш кына бәян итүе дә кыен. 
Хәзерге җәмгыятьтә ришвәтчелекнең төрле күренешләре белән еш очрашырга туры килә.Мәсәлән, күпләр дәрәҗәле югары уку йортларына керү өчен акча түли. Армиядән калу өчен ришвәт бирә. Билгеле бер зур сумма булганда җинаять җаваплылыгы да каралган, югыйсә. Ришвәтнең мисаллары тулып ята. Аның турында еш ишетергә туры килә, һәм бу гадәти хәлгә әверелде кебек тоела башлый, әйтерсең лә, шулай булырга тиеш. 
Бүгенге көндә ришвәтчелек сәяси, икътисадый, һәм социаль тормышның мөһим проблемасына әверелде. Бер Рәсәйдә генә түгел, бөтен дөньясы белән шулай. Мөгаен, ришвәтчелекнең ни икәнлеген һәркем беләдер, күпләр инде аның белән очрашырга да өлгергәндер. Мәсәлән, безгә дә бервакыт, бүлмәсенә эләгер өчен табибка түләргә туры килде. Бирмәскә кирәк иде, диярсез сез. Ул очракта табибка күренә алмыйча кайтып киткән булыр идек. Ул минутларда сәламәтлек дигәнебез принципка барудан өстен иде шул. Мондый халәт белән тәүге мәртәбә очрашканда күңелдә нәфрәт уяна, кимсенү хисе туа. Әмма танышларыңнан да бу хакта ишеткәч, мондый күренешләргә ияләнә үк тә башлыйсың икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев