Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәт алган фельдшерга хөкем карары чыгарылды

Суд җәза карары чыгарганда гаепне йомшартучы шартларны исәпкә алган.

Лениногорск шәһәре үзәк хастаханәсендә фельдшер булып эшләүче хатын-кыз вакытлыча эшкә яраксызлык турында рәсми документлар белән сату иткән. Әмма хокук сагында торучылар кырын эшен белеп алып, аны 280 мең штрафка тарткан. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Фельдшер ханым үзенә мөрәҗәгать итүчеләрдән бер көн «больничный» өчен җиде йөз сум акча сораган. Шул рәвешле ул үзенә ике тапкыр унар меңнән артыграк керем ясаган. Аның ярдәме белән ике кеше 15әр көн хастага сабышып, ял итеп алган.

Әлеге хокук бозу буенча барган тикшерү, хатын-кызга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 290нчы маддәсе 1 өлеше буенча - ришвәт алу, 286 нчы маддәнең 2 өлеше буенча - дәүләт вазифасын биләүче кеше тарафыннан вазифа вәкаләтләрен арттыру буенча җинаять эше кузгаткан.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча танып, кылган гамәленә үкенечен белдергән. Суд җәза карары чыгарганда гаепне йомшартучы шартларны исәпкә алган.

Штрафка тартылу белән берәттән, фельдшер ханым сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен бирү, оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык функцияләрен үтәүгә бәйле вазифалардан билгеле бер срокка мәхрүм ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев