Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ролик төшерәбез дип, машина урлаучыларга әйләнгәннәр

Яшь блогерларны уңышсыз шаяру өчен 7 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Мәскәүдә булган. Ике тикток-блогер бизнес-таксига заказ биргән. Арытаба алар водительдән багажникны ачуын сораган. Шул вакытта өч егетнең икесе машинага утырып, аны урлаган.

Арытаба ачыклануынча, алар 3,5 миллион сумнан артык торган машинаны урлаган булып чыккан. Егетләр автомобиль йөртүченең реакциясен төшереп, 15 минуттан соң машинаны кире кайтарырга уйлаган.

Тик таксист шаяруны аңламаган, шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Блогерлар машинаны кайтарганда аларны хокук сакчылары көткән. Әлеге вакытта ике егетне СИЗОга утыртканнар. Аларга 7 елга кадәр төрмә яный, дип яза Кызыл таң.

Егетләр белдерүенчә, бу шаяру белән алар Интернетта популярлык яуламакчы булган...

 

Фото: 110km.ru

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер машина урлаган