Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Роспотребнадзор сәүдә үзәкләре кинотеатрлар һәм фудкортларсыз ачылачак, дип кисәтте

Сәүдә үзәкләре эшен яңартуга Татарстан Министрлар Кабинеты гына рөхсәт бирә ала.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетына кайбер кагыйдәләрне үтәгән очракта, республиканың сәүдә үзәкләрен ачарга тәкъдим итте. Бу хакта матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кинотеатрлар, балалар бүлмәләре, җәмәгать туклануы зоналарыннан тыш, ягъни бу өч өлештән башка, чиста сәүдә эшчәнлеге алып барылган очракта, сәүдә үзәкләрен ачарга мөмкин», - дип аңлатты спикер.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләрен һәм җәмәгать туклануы йортларын өлешчә ачу турындагы тәкъдимне республика Хөкүмәтенә җибәрде.

Сәүдә үзәкләре һәм кафеларны ачу мәсьәләсе буенча соңгы карарны нәкъ менә Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк.

Шул ук вакытта сәүдә үзәкләренә чикләүсез эшләргә Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчми торып рөхсәт бирелмәячәк.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе Роспотребнадзор коронавирус сәүдә үзәге