Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының райондагы бүлекләре яшь егет-кызларны эшкә чакыра

Хезмәткәр күпме озаграк эшли, аның хезмәт хакы шуңа карап үсә бара

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кадрлар белән эшләү төркеме җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ләйсән Сәлахова Эчке эшләр органнарындагы эшчәнлек белән таныштырырга тели. Әлеге әңгәмәбез күпләрне кызыксындырыр дип уйлыйбыз.

– Эчке эшләр органнарында эшләү дәрәҗәле дә, әмма шул ук вакытта куркыныч та...

– Анысы шулай, әмма биредә эшләүчеләр үз хезмәтләренең кадерен белә, эшчәнлекләрен гел камилләштерергә тырыша, традицияләребез даими саклана.

– Нинди юнәлешләрдә эшләргә кызыксындырасыз?

– Полициядә эшләргә теләүчеләр үзләрен төрле юнәлештә сынап карый ала. Җинаятьләрне эзләү бүлекчәсендә эш бик интенсив, ул оператив эзләү чаралары белән бәйле. Икътисади куркынычсызлык бүлекчәсендә икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне ачу гаять тә җентекле бара. Әгәр дә инде участок вәкиле һөнәрен сайлыйсыз икән, бу очракта инде сез төп фигура – бәла килгәндә иң беренче сезгә мөрәҗәгать итәчәкләр. Тикшерү бүлекчәләрендәге эш сезнең юридик белемегезнең гаепләнүчеләрне җавапка тартканда ни дәрәҗәдә булуыннан гыйбарәт. Болардан тыш, эксперт-криминалист, кинолог, дежур бүлекләр, штаблар бар.

– Кызык. Ә хезмәт хаклары ничек соң?

– Бүгенге көндә беренче ел эшләүче офицер рәтендәге хезмәткәрнең хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. 5 елдан ул 40 мең сумга чаклы күтәрелә. Принцип шундый – хезмәткәр күпме озаграк эшли, аның хезмәт хакы шуңа карап үсә бара. Биләгән вазифаңа, эшләгән елыңа карап 70 меңгә дә җитәргә мөмкин. Ел саен барлык хезмәткәргә дә бер айлык оклад күләмендә материаль ярдәм түләнә, акчалата премияләр дә бирелә. Октябрьдән окладларның тагын артуы көтелә.

– Хәзер пенсиягә ир-егетләр 65 яшьтә, хатын-кызлар 60 яшьтә чыга. Полициядә исә пенсия яше башкача дип беләбез?

– Әйе, бездә пенсия яше башка принциплар нигезендә исәпләнә. Егерме ел хезмәт иткәннән соң синең инде пенсиягә хакың бар. Монда армиядә хезмәт итүең дә, белем алуың да керә. Әгәр 18 яшьтә эшкә керсәң, 38 яшьтә лаеклы ялга чыга аласың дигән сүз инде. Вакытлыча тоту изоляторлары кебек катлаулы бүлекләрдә эшләсәң, 32 яшьтә дә пенсиягә чыгып була. Аннан инде хезмәтеңне полиция сафларында дәвам итә аласың, гражданлык оешмаларында да яңа карьера баскычлары буенча күтәрелергә мөмкин. Пенсиягә чыкканда хезмәткәрне 7 оклад күләмендә акчалата тәэмин итү каралган, ул якынча 200 мең сум була. Пенсия күләме биләгән вазифаңа һәм хезмәт елына карап 15 меңнән 40 меңгә чаклы исәпләнә. Пенсиягә чыкканнан соң хезмәткәрләр игътибарсыз калмый, килеп туган сораулары белән ветераннар оешмасына мөрәҗәгать итә ала.

– Тагын нинди өстенлекләр каралган?

– 40 сәгатьлек эш атнасы каралган. Аеруча да авыр хезмәт башкаручыларныкы атнасына – 36 сәгать. Эш сәгатенә карамый эшләүчеләрнең еллык чираттагы ялларына 9 көнгә кадәр өстәмә ял көннәре кушыла. Ә чираттагы ялга килгәндә, бездә ул 40 көн, өстәмә рәвештә 64 көнгә чаклы бирелә. Шифаханә-курортларга бушлай бару мөмкинлеге бар. Яшәү урыны булмаган хезмәткәрләргә фатир да бирелергә мөмкин. Өстәмә белем алсаң да укучы ялы бирелә һәм түләнә. Барлык хезмәткәрләр дә дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә бездә. Әгәр безгә эшкә килергә теләүчеләр булса, полициянең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Кадрлар бүлегенә паспорт белән киләсе, гариза язасы, анкета тутырасы, үз кулың белән язылган автобиография кирәк була. Калган кирәк документлар исемлеге биреләчәк.

– Бу кадәр җентекләп аңлаткач, инде киләм дип талпынучысы да булмый калмас, элемтәгә керү өчен телефоннарыгызны да калдыра алмыйсызмы?

– Әлбәттә, Балтач районы буенча эчке эшләр бүлеге телефоны: 2-43-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев