Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне яшәү минимумыннан арттырып түли башлый

Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне, яшәү минимумыннан арттырып, яңа тәртип буенча түли башлый. Бу хакта, Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә нигезләнеп, "РИА Новости" хәбәр итә.

Топилин апрель аенда яңадан исәпләүләр булачак, ә май аенда турыдан-туры түләүләр башланачак, дип әйткән. Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кичә икенче укылышта хупланды, өченчесе 21 мартка билгеләнде. Федерация Советы документны 27 мартта караячак.

Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия