Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә балаларны тәрбияләгән өчен пособие күләмен арттыру планлаштырыла

Бүгенге көндә декретта утыручы хатын-кызлар балалары 1,5 яшькә җиткәч 50 сум күләмендә айлык компенсация ала.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 2020 елдан 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләгән өчен пособие күләмен арттыру күздә тотыла. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең эшчәнлеге турындагы еллык хисап вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без әлеге пособиенең күләмен сизелерлек арттыруга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышуны дөрес дип саныйбыз», - диде ул. Медведев сүзләренчә, пособиене чыннан да мохтаҗ кешеләр алырга тиеш. Ул гаилә бюджетына саллы гына өстәмә булачак. «Якын көннәрдә әлеге уңайдан тәкъдимнәр әзерләнәчәк, мин бу хакта Президент белән сөйләштем инде», - дип өстәде Премьер-министр.

  •  Бүгенге көндә декретта утыручы хатын-кызлар балалары 1,5 яшькә җиткәч, 50 сум күләмендә айлык компенсация ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие