Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә электрон паспортлар 2024 елда гамәлгә керәчәк

РФ Президентының май указларын үтәү өчен 2018 елда 12 өлкә буенча илкүләм проектлар әзерләнгән иде, аларны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россиядә электрон паспортлар 2024 елда гамәлгә керергә тиеш. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән илкүләм проектлар буенча материалларда билгеләп үтелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Шулай ук әлеге документта Россиядә социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләре массакүләм цифрлы рәвештә 2021 елдан күрсәтелә башлаячагы искәртелә.

2023 елда Россиядә «Цифрлы профиль» платформасы булдырылачак. Бу платформа дәүләт, халык, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасында үзара мәгълүмат алмашуга юнәлдерелгән.

Әлеге чаралар «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

РФ Президентының "май указлары"н үтәү өчен 2018 елда 12 өлкәдә (демография, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү, фән, цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнес, халыкара кооперация һәм экспорт) илкүләм проектлар әзерләнде. Аларны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт