Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә ир белән хатынның уртак мөлкәтен бүлү процедурасын үзгәртергә телиләр

Закон проектында милеккә кагылышлы бәхәсне бер суд тикшерүе дәвамында хәл итәргә һәм аны өлешләргә бүләргә тәкъдим ителә.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына РФ Гаилә кодексында ир белән хатынның уртак мөлкәте төшенчәсен беркетү турында закон проектын керттеләр. Аның нигезендә аерылышканда уртак мөлкәтне бүлү суд тикшерүе барышында узачак. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә.

Бүгенге көндә ир белән хатынның гомуми мөлкәте тулы бер милек комплексы итеп түгел, ә хокукларның аерым объектлары җыелмасы буларак карала. Шул сәбәпле, суд башта күчемсез милекне, аннары акчаны һәм башкаларны бүләргә мөмкин. Яңа закон проекты гаиләнең уртак милек төшенчәсен «актив» һәм «пассив» итеп теркәргә, шулайк ук барлык мөлкәтне өлешләп бүләргә тәкъдим итә.

Ир белән хатынның берсенең ризалыгыннан башка гына килешү төзү, төзәтмәләр нигезендә, килешеп эшләмәүче өчен тиешле гомуми мөлкәттә өлешне киметү өчен нигез булырга мөмкин.

Моннан тыш, никах шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану мөмкинлеген бетерергә тәкъдим ителә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөлкәт бүлү