Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә сабыйларны чүп-чар чыгару өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр

Хәзерге вакытта ил буенча калдыкларны чыгаруга тариф айга уртача 100-150 сум тирәсендә тора.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә өч яшькә кадәрге балаларны калдыклар чыгарган өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Әлеге инициатива «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителде. Оешма Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган хатында үз фикерен белдерде.

Әйтик, хәзерге вакытта чүп чыгаруга тариф илдә аена 100-150 сум билгесендә тора һәм яше нинди булуга карамастан торакта яшәүче барлык кешеләргә кагыла.

«Эшлекле Россия» вәкилләре чүп чыгарган өчен түләүне дифференциацияләнгән итәргә кирәк дип тапкан — ул яшькә бәйле булырга тиеш.

«Әйтик, түләү өч яшькә җитмәгән гражданнар өчен дә, ташламалары булган гаиләләрдәге (күп балалы, аз керемле) 3-11 яшьлек балалар өчен дә нульле булырга тиеш», — дип язалар басмада хат авторлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх