Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре куллана башлаячаклар

Яңа хезмәт кенәгәләрен әзерләү тәртибе Финанс министрлыгына йөкләнгән.

2023 елның 1 гыйнварында Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кулланыла башлаячак, әмма элеккегеләрен дә кулланырга мөмкин булачак.

«2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кулланыла башлаячак. Бу карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты хәбәренә сылтама белән РИА Новости.

Шул ук вакытта хезмәткәрләр элеккеге хезмәт кенәгәләрен файдалана алачак, дип билгеләп үтелә. Бу эш бирүчеләрдә сакланган иске үрнәктәге бланкларга һәм өстәмә битләргә дә кагыла.

Яңа хезмәт кенәгәләрен әзерләү тәртибе Финанс министрлыгына йөкләнгән. Ул эш бирүчеләрне яңа үрнәктәге документлар белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт кенәгәсе