Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә ялган аракы эчемлекләренә тыю кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә аз градуслы коктейльләрнең тәме булган сыра эчемлекләрен җитештерүне тыярга тәкъдим иттеләр. «Россия таянычы» («Опора России») Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы тиешле хатны Россия Финанс министрлыгына юллаган. Бу хакта «Известия»газетасы яза.

Инициатива сыра һәм шәраб эчемлекләрен ароматик матдәләр кушып әзерләгәндә, алар башка алкогольле продукция белән охшаш булганда куллануны тыюны күздә тота.

«Россия таянычы» вәкиле сүзләренә караганда, әлеге чара базарны ялган -«псевдопродукция»дән, мәсәлән, ром-кола һәм джин-тоник тәме булган эчемлекләрдән арындырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер сыра эчемлекләренә акциз бер литрга 21 сум тәшкил итә. Ә 9 градуска кадәр алкогольле продукция җыемы сусыз спиртның бер литрына 418 сум булган кадәр тигез. Моннан тыш, азалкогольле продукциясе җитештерүчеләргә лицензия алырга кирәк.

Сыра һәм эчемлекләр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Елена Цветкова бәяләвенчә, тыелган очракта, аз градуслы коктейльләр якынча 40 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187135/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев