Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиянең шактый ук кырыс кышлары мехтан эшләнгән кием–салымнан йөрүне таләп итә

Аерым алганда, сатып алган чагында игътибарлы булган очракта хәтта гади кулланучы да мех һәм мех әйберләре сыйфатын мөстәкыйль бәяли ала.

Россиянең шактый ук кырыс кышлары мехтан эшләнгән кием–салымнан йөрүне таләп итә. Мех киемгә ихтыяҗның зур булуы, әлбәттә инде, аларның ассортименты үсүгә һәм сәүдә нокталары ишәюгә китерә. Бездә кыйммәтле туннар сатыла торган элита кибетләре дисеңме, уртача калынлыктагы кесәлеләр өчен кибетләр, кием–салым базарларындагы бүлекләр дисеңме – барысы да бар. Җитештерүчеләр, калдык-постыкны да әрәм итмәскә тырышып, алардан сумкалар, аяк киемнәре, интерьер өчен теге яки бу әйберләр, куен дәфтәрләре тегә хәтта.

Суыкларның инде “Каф таулары артында” түгеллеген һәм гражданнарның сатып алынган күн һәм мех әйберләре буенча кулланучылар хокукларын яклау хезмәтләренә, эксперт оешмаларына мөрәҗәгать итү очракларының ишәюен исәпкә алып шуны искәртеп үтәсе килә.

Сәнәгать товарлары  – тегелгән әйберләр, аерым алганда – мех әйберләргә карата норматив-техник таләпләр турында мәгълумәт биреп китик әле. Мех әйберләргә, төренә бәйсез рәвештә, мехның төре, сорты, төсе, төсмере, ялтыравыгы, күннең калынлыгы, биеклеге, куелыгы, йомшаклыгы буенча бер үк төрле тиреләр сайлап алынган булырга тиеш. Тиренең ярылып, җыерылып торган урыннары, башка кимчелекләре кисеп алынырга, ә кушып тегелгән өлешләре тире төсендә булырга тиеш.Тиреләрнең, җөйләрне төшереп калдырмыйча һәм йон бөртекләрен эләктермичә, нык җепләр белән тегелүе, ә җеп очларының, беркетелеп, артып калган өлешенең кисеп алынуы мөһим. Әзер әйберләрнең өслеге тигез, детальләре симметрияле төстә урнашкан   булырга тиеш.

Аерым алганда, сатып алган чагында игътибарлы булган очракта хәтта гади кулланучы да мех  һәм мех әйберләре сыйфатын мөстәкыйль бәяли ала.

Мех “кышкы”, ягъни тыгыз куе йонлы булырга тиеш. Тиренең кире ягының йомшак, “сыгылмалы”, ак төстә булуы, “гөрселдәмәве” шарт. Мехның кайбер төрләре өчен (әйтик, нутрия өчен) озакка чыдавы хайванның кыргый шартлардамы яки өй шартларындамы үсүенә бәйле. Әлбәттә инде, кыргый хайванның мехы чыдамрак була.

Кием эчлегенең итәк өлеше тегелеп куелмаган булса әйбәтрәк. Тегелгән очракта барлык җөйләрен җентекләп карап чыгарга кирәк. Әгәр алар вак булса һәм бүлтәеп тормаса – барысы да тәртип, дигән сүз. Хәер, җөйләр бөтенләй беленмәскә дә мөмкин. Шулай икән, түбәнрәк сыйфатлы ябыштырылган әйбер дигән сүз.  

Бүгенге проблемалар,  барыннан да элек, чит илдә җитештерелгән мех әйберләрнең Россия стандартларына туры килмәвендә, товарның маркировкасын дөрес билгеләмәү, товар ярлыгында рус телендә мәгълүмат күрсәтелмәү, контрафакт товарның күплегенә бәйле.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече мех әйберләр сатудагы үзенчәлекләргә тәфсилләп тукталып үтте: кибеттә мехтан эшләнгән әйберләр мех төрләре буенча төркемнәргә бүлеп куелырга, ярлыгында мехның төре һәм төсе турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш. Әлбәттә инде, заманча технологияләр мехны нинди икәнлеген күз белән карап кына аеру мөмкинлеген кыенлаштыра. Әмма теге яки бу шик-шөбһәләнүләр килеп чыкса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә була бит. Кулланучылар белән эшләү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мехның ярлыгында күрсәтелгән атамасына туры килмәвен эксперт ярдәме белән ачыклау очраклары байтак. Мондый алдашу сатучылар өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Күп кенә кибетләрнең мех әйберләрне карау буенча сатып алучыларга белешмәлекләр бирү гадәте юк. Гәрчә бу товарның сыйфатына бәйле низагларны киметүгә ярдәм итсә дә.

Куллану базарында якларның хокуклары һәм бурычларын начар белүе, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләмәләре: мәгълүмат бирү зарурилыгы, гарантия сроклары, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда сатучыларның хокуклары, төрле таләпләрне канәгатьләндерү сроклары, тегелеше, төсе яки үлчәме буенча ярамаган киемне кире кайтару яисә алыштыру  шактый гына кыенлыклар китереп чыгарырга момкин.

 

Гөлназ Шакирова,

ТРның Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөрүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше хокукларын яклау