Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рәсми белешмә өчен акча алынырга тиеш түгел

Акча сорасалар, 2-44-76 телефон номерына шалтыратыгыз...

Тормыш-көнкүрешебездә соңгы елларда нинди дә булса документлар тутыру, аларны махсус рәсмиләштерү өчен тиешле органнарга тапшыру, нәрсәгә дә булса хокукны теркәү, дәүләт хезмәтләреннән файдалану кебек һәм башка шундый рәсми документлар белән бәйле мәшәкатьләр һәм хезмәтләр артканнан-арта бара.

Махсус юридик белемгә ия булмаган гражданнарга, өлкән яшьтәге кешеләргә аларны аңлап бетерү авыр, ә барлык инстанцияләрне үтеп, уңышлы башкарып чыгу бик җиңелләрдән түгел. Бу очракта рәсми муниципаль һәм дәүләт оешмаларына гади мөрәҗәгать итүчегә нишләргә, бу турыда Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе   Алия Галиева белән әӊгәмә кордык:

– Дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм башка рәсми документлар белән хезмәтләр артканнан-арта баруны истә тотып, дәүләт тарафыннан бу эшләрне җиӊеләйтү ысуллары тәкъдим ителде. Барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе административ регламент дип аталучы махсус документларда беркетелде.

Бүгенге көндә Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан 34 дәүләт хезмәте һәм 74 муниципаль хезмәт гражданнарга бушлай күрсәтелә. Һәрбер хезмәт “Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турындагы” (27.07.2010 № 210-ФЗ) Федераль законга буйсынып расланган административ регламентлар нигезендә күрсәтелә.

– Безнеӊ районда  нинди һәм күпме күләмдә мондый хезмәт күрсәтелә?

– Район җирле үзидарә органнары тарафыннан 61 төр, авыл җирлекләре үзидарә органнары тарафыннан барлыгы 13 төр муниципаль хезмәт күрсәтелә. 2018нче елның 1 кварталында җир һәм мөлкәт палатасы - 143 муниципаль хезмәт, опека һәм попечительлек секторы - 76 дәүләти һәм муниципаль хезмәт, төзелеш һәм архитектура бүлеге – 60  муниципаль хезмәт, архив бүлеге – 277 дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәткән.

Сез санап киткән хезмәтләр өчен түләү каралганмы?

– Юк, бернинди акча түлисе дә юк,  барлык дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр гражданнарга һәм юридик затларга бушлай күрсәтелә. Шуныӊ өчен, нинди дә булса хезмәт өчен акча түләргә тәкъдим ителсә, бу очракта, кичекмәстән, район башкарма комитетына, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гариповага яисә 2-44-76 ышаныч телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыл җирлекләре үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелүче муниципаль хезмәтләрдән кала барлык хезмәтләрнең административ регламентлары (әйткәнемчә алар – 61), Балтач районы башкарма комитетының 2016нчы елның 20нче июненнән 157нче номерлы карары белән (2016нчы елда 205, 214нче номерлы, 2017нче елда 51нче номерлы карарлар белән үзгәрешләр кертелеп) расланган.

– Бу хезмәтләр күрсәтелүне кем контрольгә ала соӊ?

– Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм тулылыгын контрольләү, гариза бирүченең хокукларын бозуны ачыклау һәм бетерүне, муниципаль хезмәт күрсәтүнең процедураларын үтәүне тикшерү районы башкарма комитетының карарында билгеләнгән җаваплы хезмәткәрләргә йөкләнгән.

Дәвамы "Хезмәт" газетасының 18 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция