Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда пандемия вакытында эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн. сум каралган

Ноябрь башына республика эш бирүчеләре тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 50,5 меңнән артыграк

Пандемия вакытында эшен югалткан кешеләргә, шулай ук эштән азат ителү куркынычы янаган кешеләргә ярдәм йөзеннән, Татарстанда 134,6 млн сум каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр итте.

"Өстәмә чараларны гамәлгә ашыру өчен 134,6 млн сум каралган, шуның 133,3 млн сумы — федераль бюджет акчалары, 1,3 млн сумы-Татарстан бюджетыннан. Сүз эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләргә вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыручы эш бирүчеләргә, эшсезләргә, эш эзләүчеләргә чыгымнарны өлешчә компенсацияләү турында бара", - дип белдерде ТР Президенты.

Өченче кварталда 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, эшсезләр саны арту буенча хәл тотрыкланган.

"2020 елның гыйнвар-октябрь айларында мәшгульлек хезмәте эш эзләүчеләр буларак 143,6 мең кешене исәпкә алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 56,4 мең кешегә күбрәк. Әлеге күрсәткечләрне тикшереп, без мәшгульлек хезмәтләренең эшен көчәйттек. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә 67 мең эшсез кеше исәптә тора», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, хәзер республика эшсезләргә булган вакансияләргә эш урыннары тәкъдим итә ала, гражданнарны укыту һәм яңадан хәзерләү, вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыру. Әйтик, 2020 елның ноябрь башына эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 50,5 мең тәшкил итә, бу елның 10 аенда Татарстанда 40,1 мең кеше эшкә урнаштырылган, ә 2019 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 33,3 мең кеше тәшкил иткән.

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасында республикада кече эшмәкәрлекне һәм үзмәшгульлекне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар каралган. Әйтик, эшсезләргә 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме һәм 2 мең сумга кадәр документлар әзерләү өчен ярдәм тәкъдим ителә. "Акчалар субсидияләү тәртибендә бирелә, әгәр эшчәнлек бер ел дәвамында гамәлгә ашырыла икән, кире кайтарылмый»,-дип аңлатты республика җитәкчесе.

Тулырак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие эшсезлек