Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы җиләк, гөмбә җыюларны контрольгә алмакчы...

Кыргый гөмбә, җиләкләр һәм дару үләннәре — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Министрлык үзенә аларны җыюны җайга салу хокукын бирергә тәкъдим итә. Хөкүмәт карары проектыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбә, җиләк, чикләвек, каен согы һәм дару үләннәрен җыю, эшкәртү һәм әйләнешен җайга салу хокукын ала.

Документ иҗтимагый фикер алышу өчен хокукый инициативалар порталында урнаштырылган. Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә-кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында. Моннан тыш, әлеге үсемлекләрдән ясалган продукт югары экспорт потенциалына ия, дип саныйлар министрлыкта.

Тулырак: Tatar Today

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе