Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сабада пешерелмәгән шашлык өчен кеше гомере өзелгән

Саба районында яшәүче бер ир-ат шашлык әзерләнмәгән өчен иптәшен кадап үтергән

ТР Саба районында яшәүче бер ир-ат шашлык әзер булмаган өчен, иптәшенәкадаган һәм йокларга кереп киткән, дип хәбәр итә Татарстан-24.

Әлеге җинаятьтә Олы Арташ авылында яшәүче 31 яшьлек ир шикләнелә, вафат булганы 25 яшьлек ир-егет. 4 ноябрьдә ир-атлар җинаять кылуда шикләнелүченең йорты территориясендә шашлык кыздырырга булган. Итне җебергә куялар да, спиртлы эчемлекләр куллана башлаганнар. Күпмедер вакыттан зыян күрүче эшләре буенча  китеп тора, кире кайткач шашлык әзер булмавы ачыклана. Шул сәбәпле дуслар арасында конфликт куба. Ызгыш барышында йорт хуҗасы кунакның күкрәгенә пычак белән кадый, шуннан соң йокларга  кереп китә.

«Алган җәрәхәттән, ир шунда ук үлә. Аның озак вакыт кайтмавына борчылган әти-әнисе туганыннан бар да тәртиптәме икәнен белешүен үтенгәннәр. Нәтиҗәдә, ир зыян күрүчене үле килеш тапкан",- дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстанлы үз гаебен тулысынча таныды, хәзер ул СИЗОда, диелә ведомство хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять пычак кадаган