Сабантуйда пылау ашаганнан соң яшүсмер үлгән
Хакимиятләр мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан
Сургутта 19 июньдә Сабантуй вакытында фаҗига була - малай пылау ашагач үзен начар хис итә һәм үлә. Табиблар 13 яшьлек үсмерне коткарып кала алмаган. Соңрак билгеле булганча, бу төр ризыкка аллергия була.
Җирле мэрия мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан. Шулай ук алар ашыгыч нәтиҗәләр ясарга иртә, барысын да тикшерергә кирәк, дип белдергән.
- Сүз бик зур югалту турында бара, монда спекуляция һәм төрле фикерләргә юл куярга ярамый, - диелә хәбәрдә.
Чараны барлык таләпләр буенча уздырдык, ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торды, дип билгеләп үттеләр мэриядә. Халыктан шикаятьләр булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев