Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сабыен сатып баемакчы булган

Тормышта шундый хәлләр дә очраштыра. Биш бала анасы сабыен сатып баемакчы булган.

Түбән Новгородта бала сатарга омтылу турындагы шау-шу куптарган эш буенча суд башланды.

41 яшьлек Наталья Балдина яңа туган улын сатарга теләүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, хатын баланы йөкле чагында ук сату турында килешкән. Сабыйны Мәскәүдән гаилә пары 300 мең сумга сатып алырга тиеш булган.

Наталья ышандырганча, ул беркайда да эшләми һәм баланы бары тик ышанычлы кулларга тапшырырга теләгән.

Паспорт буенча ул - биш бала анасы. Хәзер барлык балалар да социаль үзәкләргә һәм хастаханәләргә урнаштырылган, дип яза "Матбугат.ру".

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять