Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сабый бала югалган. Яндырганнар?

Әни кеше эшләмәгән, балалар пособиеләре хисабына яшәгән.

Новгород өлкәсендә бер яшьлек бала югалган. Тикшерүчеләр исә, ул югалганнан соң, мунча мичендә баланыкына охшаган сөякләр табып алган. Бу хәл 24 гыйнвар көнне Новгород өлкәсенең Холм шәһәрендә була, дип яза «КП».

Баланың 34 яшьлек әнисе Кристина әйтүенчә, ул бергә яши торган ир (кызның әтисе башка төбәктә аерым яши) белән әйберләр юарга мунчага киткән. Ә бала өйдә калган. Алар кайткач, Алинә (исеме үзгәртелгән) җир йоткан кебек юкка чыккан. Олылар аны үз көчләре белән табарга тырышкан, булдыра алмагач, полициягә шалтыратканнар. Холм халкы һәм волонтерлар баланы эзләргә чыккан. Ләкин тикшерүчеләр бу вакыйга белән бәйле ниндидер сер барлыгын сизеп ала һәм пич эченнән алар бала яки көчекнекенә охшаган сөякләр таба. 

Кристинаның барлыгы сигез баласы бар: дүртесе мәктәптә укый, калганнары мәктәпкәчә яшьтә. Аларның җидесен узган елның декабрендә үк опека алган. Ләкин иң кечесен, Алинәне, гаиләдә калдырганнар. Һәм хәзер, кыз югалганнан соң, сорау туа: ни өчен опека аны да алмаган? 

Кристина элегрәк урлау өчен хөкем ителгән булган, аның гаиләсен махсус контрольдә тотканнар. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр өйдәге хәлләрне белеп торган.

«Узган елның 21 декабрендә без бу йортка килдек. Тормышлары авыр булганга, җиде баланы алып киттек, — дип сөйләгән «КП»га мәгариф бүлеге хезмәткәре Елена Рыбинкина. — Эш шунда, әнисе балаларын калдырып Мәскәүгә киткән. Ул безгә аңлатканча, Новгород өлкәсендә аңа кредит бирмәгәннәр, һәм ул башкалага киткән. Акча өйдә ремонт ясау өчен кирәк булган. Мәскәүдә дә кредит бирмәгәннәр. Ул анда булганда, җиде баланы приютка алып киттек. Әмма анда өч яшьтән кече балаларны кабул итмиләр. Әнисе кайткач, төпчек баланы аңа бирдек. Ул вакытта аның тормышына куркыныч янамый иде». Опека Кристина янына атна саен йөргән. Ул төзәлергә һәм җиде баланы өйгә алырга вәгъдә иткән.

Инде 28 декабрьдә үк Кристина Николаевна балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә була, аңа беркетмә төзиләр һәм кисәтү ясыйлар. Аңа утын запасын булдырырга һәм косметик ремонт ясарга кирәклеген әйтәләр. Ул боларның барысын да эшләргә вәгъдә итә һәм кредит миңа нәкъ менә мебель сатып алырга кирәк иде, ди. Опека органы әйтүенчә, балалар мәктәпкә йөргән, әмма кайвакыт дәресләргә бармый да калганнар. Балалар ач йөрмәгән, аларга әйберләр, утын белән ярдәм иткәннәр. Әни кеше эшләмәгән, балалар пособиеләре хисабына яшәгән. Бездә кызга гаиләдә начар булган дигән мәгълүмат юк, барыбыз өчен дә бу көтелмәгән хәл, дигән алар.

Күршеләре, балалар аларга пособие өчен генә кирәк булган, сабыйларны беркем дә карамаган, ди. Тикшерүчеләр калдыкларның төгәл кемнеке булуын ачыклар өчен экспертиза нәтиҗәсен көтә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/sabyy-bala-yugalgan-yandyrgannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев