Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сак бул — суррогат

Соңгы елларда аракы, гомумән спиртлы эчемлекләр бәяләре шактый артты. Һәм бу эчкечеләр кесәсенә дә нык сукты.

Нәфесләренә баш була алмаган исерекләр арзанлырак эчемлекләр эзли башлады. Составында спирт булган катнашмалар, самогон, техник спиртны кушып ясаган эчемлекләрне дә курыкмыйча эчәләр. Барган җирләреннән 5 литрлы канистр белән чыккан техник спирт алып кайтучылар турында да еш ишетелә. Андыйларны кулларыннан эләктереп җәзага тарту бик кыен. Дүрт күз белән көтеп торган исерек ул турыда беркайчан да хәбәр итмәячәк. Аңа бүген эчәргә булсын. Агуланып теге дөньяга китеп бару куркынычы да борчымый аны. Ә бик мөмкин бит. Андый суррогат эчемлекләрне тикшерү нәтиҗәләре аларда кеше сәламәтлеге өчен күп төрле агулы матдәләр барлыгын ачыклый. Теләсә кемнән алган ул эчемлекләрдә төрле әшәке майлар, альдегидлар, метанол тиешле нормадан бик күп тапкырга артып киткән була. Алардагы денатурат матдәләр, диэтилфталат үзе генә дә кешене агулап үлемгә китерергә мөмкин. Дөрес, шунда ук үтерми ул, гел куллана-куллана берничә елдан бөтен организмыңны эштән чыгара. Шуңа күрә арзан дип теләсә нәрсә эчүдән сакланыгыз. Кемнәрнедер баету исәбенә үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз. Ә аек яшәү рәвеше алып барсак тагын да яхшы.
Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250