Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сак булыгыз, Балтачта рәсмиләштереп алдыйлар

Соӊгы вакытта Балтач район эчке эшләр бүлегенә берничә кеше канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итә. Имеш, аларны матур сүзләр белән ышандырып, алдаганнар.

«Алдаучылар» күп очракта 40-50 яшьлек хатыннарга телефоннан шалтыратып, Сезнеӊ өйдә пластик тәрәзәләр куелган, аларны көйләргә кирәк, дигән тәкъдим ясыйлар. Риза булып, өйгә чакыргач, тәрәзәләрне күпмедер көйләгәч, менә бу тәрәзәне алыштырасы була, дип белдерәләр. Рәсми кәгазъләргә, килешүләргә куллар куела, алдан акча түләнә. Әмма тәрәзә куелыр алдыннан, калган акчаны түләр вакыт җиткәч, ул сумманыӊ икенче һәм хәйран зур икәне билгеле була. Мәсәлән, район эчке эшлэр бүлегенә гариза биргән ханымныӊ бер тәрәзәсе 30 меӊ сумга «тарта». Ул, үз чиратында, баштагы сөйләшүдә бу бәягә сойләшмәгән идек, дип белдерә. Ә килешүдә аныӊ куллары куелган. Бу очракны рәсмиләштерелгән алдау, дип атарга буладыр. Шуныӊ өчен, ниндидер тәкъдимнәр булганда, башка кешеләр белән дә фикерләшү һәм иӊ әһәмиятлесе, кул куйган килешүнеӊ һәр җөмләсен дикъкать белән укырга, язылган кәгазъдә буш урыннар булмавын игътибар итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар