Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сакланган, димәк…

Кояш көлеп карый башлауга язгы табигать тә уяна. Көн тәртибенә чисталык белән бергә иминлек мәсьәләсе дә килеп баса. Бу очракта сүз янгын чыгу очракларын булдырмау турында бара.

Шул уңайдан Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте майоры Нурфат Яппаров белән җәһәт кенә әӊгәмә оештырып алдык.

– Нурфат, яз айлары башланды, җәйгә дә ерак калмый. Димәк, Сезнеӊ хезмәт өчен иӊ киеренке чорга аяк басабыз, дигән сүз.
– Әйе, бу нәкъ шулай. Яз кояшлары җирне кардан арындырып, яз айлары килеп җитте. Җир кардан арынганда, аныӊ өслегендә көздән-кыштан җыелып калган чүп-чарлар калка, тау итәкләрендә, болыннарда, басу-кырларда көздән калган иске үләннәр хасил була. Бу үз чиратында, тирә-ягыбызда янгыннар чыгуга бер сәбәп булып тора. Кемнеӊдер ваемсызлыгы, ягъни сүндерелеп бетермәгән учак, тәмәке төпчеге, шулай ук кипкән чирәмнәргә ут төртүнеӊ нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин.

– Нинди чаралар күрү сорала?
– Янгыннарны булдырмау өчен җир өслеге карлардан ачылуга, кичекмәстән кипкән иске үләннәрне, кыштан калган чүп-чарларны җыештырырга кирәк. Һәм аларны яндыру тыела. Ни өчен дигәндә, һәр ел саен яз айларында шушы кипкән үләннәрне яндыру сәбәпле, янгыннарныӊ артуы күзәтелә. Шулай ук басу-кырларда, болынлыкларда  иске үләннәрне яндырып китүчеләр еш очрый, шуныӊ аркасында зур мәйданда утырткан агач үсентеләре, урманнар зыян күрә. Мондый очракларны булдырмас өчен авыл җирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда катгый рәвештә түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

– җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү командаларын булдыру;
– җирлекләрдә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда чүп-чарларны һәм корыган үләннән чистарту чарасын күрергә;
– урман, агач үсентеләре утыртылган җирләрдә, басу кырыйларында янгын күчмәсен өчен сукаланган полосалар булдыру;
– елгаларда, буаларда су алу урыннары булдырырга;
– авыл җирлекләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында кизү торуны оештырырга;
– авыл җирлекләрендә, күмәк хуҗалыкларда, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен су запасларын тупларга;
– шәхси хуҗалык өйләре яннарында су савытлары һәм янгын сүндеру өчен  җайланмалар (балта, көрәк, багор һ.б.) булдырырга.

– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән очракта закон нигезендә нинди җаваплылык каралган соӊ?
– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән очракта гражданнар түбәндәге административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин:

  • шәхси хуҗалыкларда ачык ут ягу очраклары булганда гражданнар Россия  Федерациясенеӊ Административ Кодексының 20.4 маддәсе нигезендә 2 меӊ  сумнан алып 3 меӊ сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, өстәмә шушы ук маддәнең 2 бүлеге нигезендә, гражданнар 2 меӊ сумнан алып 4 меӊ сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Бәла-казаны булдырмый калу өчен һәрберебез янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиешбез. Сакланганны саклармын, дигән бит.
– Әӊгәмәгез өчен рәхмәт!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы