Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Салым 300 сумнан азрак булса түләү килми»

Берничә ел өчен берьюлы түләргә авыр булырга мөмкин

Россия салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмәдән өзек:

— Балаларга да салым түләү кәгазе киләме?
— Әйе, милке теркәлгән икән, балигъ булмаган балаларга да салым каралган. Аның өчен әти-әнисе, законлы вәкиле түли.

— «Татарстан теркәү палатасыннан мәгълүматлар озак килү сәбәпле, балаларга салым быел гына килде. Алдагы еллар өчен дә түлисе буламы?» — дип редакциягә шалтыраттылар.
— Теркәү үткәрүче оешмалар җибәргән хәбәр нигезендә салым исәпләнә. Әгәр мәгълүмат соңарып килгән икән, димәк, аны киләсе елга яңадан исәпләп җибәрәчәкләр. Закон нигезендә, иң күбе өч еллык салымны бергә исәпләргә була. Берничә ел өчен берьюлы түләргә авыр булырга мөмкин.

Шуңа да салым инспекциясенә милек турында мәгълүматны үзең җиткерсәң яхшырак дип яза «Ирек мәйданы» газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым