Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салым идарәсе вебинарга чакыра

2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары турында бушлай вебинар уздырыла

2021 елның 9 декабрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен "Иминият взнослары буенча шәхси эшкуарларның теркәлгән түләүләрен түләү тәртибе. 2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары. Салым салуның махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре» темасына бушлай семинар-киңәшмә үткәрә.

Вебинарның спикерлары булып юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина һәм 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча сорауларны турыдан-туры эфирда чатта язма рәвештә бирә алалар. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.

Вебинарда катнашу өчен:
сылтама буенча күчәргә;
• ачылган биттә «катнашачакмын» дигән төймәгә басыгыз һәм чарада теркәлү;
• вебинар алдыннан сылтыманы ачарга һәм "Вебинарга күчәргә" төймәсенә басарга кирәк.

Онлайн-вебинарлар республика халкының салым грамоталылыгын арттыру, шулай ук салым органнарының ачыклыгын үстерү, бизнес белән оператив хезмәттәшлек итү һәм салым белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә. Семинарлар кысаларында салым түләүчеләр белән салымнар белән идарә итүне хокукый куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федеральная налоговая служба вебинар