Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салымны арттырмакчылар?

Салым арту кешенең еллык кеременә караячак.

Дәүләт Думасының Көндәшлекне саклау буенча комитеты башлыгы Валерий Гартунг һәм «Справедливая Россия — За правду» фракциясе лидеры Сергей Миронов Россиядә физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 25 процентка җиткерүне күздә тоткан закон проектын әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документта НДФЛны салым түләүченең кереме үсүгә карап арттыру күздә тотыла. Әйтик, теге яки бу кешенең кереме елына 5 миллионнан артмаса, НДФЛ 13 процент тәшкил итәчәк. 5 миллионнан 24 миллионга кадәр булса — 15 процент, 24 миллионнан 200 миллионга кадәр — 18%, 200 миллионнан 500 миллионга кадәр — 20%, 500 миллионнан артыграк керем өчен — 25% булырга мөмкин.

НДФЛ буенча өстәмә акчаларны федераль бюджетка күчереп, соңыннан медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен төбәк бюджетларына җибәрү тәкъдим ителә, дип яза Ватаным Татарстан.

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9