Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салымыңны түләсәң икән дә, тынычлап йокласаң икән... (+фото)

1 декабрьгә бер атна тирәсе вакыт калды. Әле салымнарын түләргә өлгермәүчеләргә бу кыска гына вакыт аралыгын исәпкә алырга, һәм шушы көннәрдә, кичекмәстән, түлисен түләп куярга кирәк

1 декабрьгә бер атна тирәсе вакыт калды. Әле салымнарын түләргә өлгермәүчеләргә бу кыска гына вакыт аралыгын исәпкә алырга, һәм шушы көннәрдә, кичекмәстән, түлисен түләп куярга кирәк, чөнки кышның тәүге көненнән, ягъни 1 декабрьдән көн саен пеня исәпләнә башлый. Тамчылардан күл хасил булырга мөмкин.

Җир, милек, транспорт салымнары түләү буенча район җитәкчелеге киңәйтелгән утырышлар уздырып да кат-кат әйтә. Районның мәгълүмат чараларында да искәртү йөзеннән игъланнар гел дөнья күрә. Хатлар да килеп бетте дисәк була (килмәгән очракта мәнле райондашларыбыз аларны авыл җирлеге, салым органнары аша эзләтеп алды). Саннарга күз салсак, районда барлык салымнар да бары 40ар процент тирәсе генә җыелган килеш. Балтач бистәсендә 8 миллион сум тирәсе транспорт салымы гына җыеласы бар, җир белән милек салымы туплау да начар. Авыл җирлекләрендә дә хәлләр мактарлык-мактанырлык түгел. Күптән түгел район мәдәният үзәгендә үткән җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров әлеге юнәлештә эшнең сүлпән баруы хакында аермачык әйтте, районның уртача күрсәткеченнән югарырак булганнарныкын да “ бик әйбәт дип әйтеп булмый, җыясылары хәйран әле”, диде. Бу исәпкә кергән Бөрбаш, Борнак, Югары Субаш, Югары Шубан, Яңгул, Сосна, Чепья җирлекләре бу көннәрдә процентларын тагын да арттыруга ирешә алганнардыр, дип ышанасы килә. Ә менә 32-37 процент тирәсендә тирбәлүче җирлекләр бер атна эчендә, пеня чутлый башлаганчы, салым түләттерүләрне ничек оештырып бетерерләр, анысы билгесез...

Соңгы елда салымнар түләүдә кыенлыклар очрый башлады. Бу түләү кәгазьләренең тоткарланып килүе, яки килмәве белән бәйле. Быел инде халык чарасын алдан-ала күрә дисәк тә була, квитанцияләр килмәсә, шундук авыл җирлегенә, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Ә районның салым инспекциясендәгеләр ничек тә халыкка ярдәм итәргә , Сабадагы салым инспекциясе белән элемтәгә кереп, мәсьәләне уңай хәл итәргә тырыша. 21 ноябрь – аларның һөнәри бәйрәм көннәре иде, бу көнне дә тыгыз режимда эшләделәр, халыкны да, халык белән бергә котлаулар да кабул иттеләр.

Районда алдагы еллар салымын түләмәүчеләр дә бар (оешма-предприятиеләрне дә исәпкә алып), ул недоимкалар һәммәсе 14 миллион сумга җыелган инде. Арада хәйран уңышлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр дә күренә. Кайберәүләрнең түләми калдырган пенялары җыелып килгән. Яшәү урынын алыштыру нәтиҗәсендә җыелып яткан бурычлар да җитәрлек. Җир, милек, транспорт салымын түләмәгәнлектән, эзләтүгә игълан ителгән иптәшләр дә бар икән. Күрәсез, уен эш түгел, салымыңны түлә дә, тынычлап йокла дигәннәре хак. Район казнасын тутыландыруга тотылган салым акчалары үзебез өчен, үзебезнең райондашларга, югыйсә. Балаларыбыз бакчаларда тәрбияләнсен, мәктәпләрдә укысын, спорт белән шөгыльләнсен, сәламәтлегебез даими кайгыртылып торылсын өчен еллык салымын түләргә бурычлы икәнлеген йорт-җире, транспорты булган һәркем аңларга омтылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым