Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сары чәчәк өзмәгез!

Бу бичара ничә тапкыр искә төшерде икән әлеге популяр җырны?!

Уфаның Кузнецов Затоны бистәсендә яшәүчеләр өй алдындагы түтәлдән чәчәкләр өзәргә булган ирне баганага бәйләп куйган. Аларның мәгълүматлары буенча, бу әти 1 сентябрьгә баласына чәчәк бәйләме хәстәрләргә булган.

«Мой Башкортостан» басмасы республика буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән билгеләп үткәнчә, вакыйга урынында травматик пистолеттан ату булган. Кайсыбер мәгълүмат чараларында ирне дуслары шаярып бәйләп куйган дигән хәбәрләр дә бар. 

«Кичә кичке сәгать 10да Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 3нче полиция бүлегенә Наҗар Нәҗми урамындагы йортларның берсе янындагы конфликт турында хәбәр килде. Барлык фигурантлар полиция бүлегенә китерелде», — дип хәбәр итәләр әлеге ведомстводан.

Тикшерү бара.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев