Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шаурма ашап үлгән кыз үлеме сәбәпле яңа фактлар ачыкланган

Шаурма ашап үлгән кыз үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган.

Ә әлеге ризык сатылган Тәтеш кафесында сальмонелла бактерияләре табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча: шәурма әзерләү өчен кулланылган, пешерелгән тавыкта, кафе эчендәге өстәлдә, хезмәткәрләрнең юыну урынында эчәк инфекцияләрен кузгатучы бактерияләр табылган, бу ашамлыклар әзерләү технологиясен һәм савыт-саба юу режимын үтәмәүне күрсәтә. Чи тавыкта сальмонелла табылган», — дип белдерә ведомство.

Бүгенге көндә барлык продукция юк ителгән. «Нур» кафесының эшчәнлеге туктатылган. Тикшерү бара.

Исегезгә төшерәбез, 11 яшьлек кыз шаурманы ашаганнан соң үлгән. Фаҗига 23 августта була. Эпидемиологик тикшерү үткәргәндә санитария табиблары бинада күпсанлы хокук бозулар ачыклаган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шаурма